ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Образование
2 Июня , 10:28

Моңсу да, шатлыклы да бәйрәмнән сокландыргыч тәэссоратлар алып

Тайняш урта мәктәбендә һәр чара үз биеклегендә үтә. Менә быел да мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәмен ныклы әзерлек белән үткәрделәр.

Моңсу да, шатлыклы да бәйрәмнән сокландыргыч тәэссоратлар алыпМоңсу да, шатлыклы да бәйрәмнән сокландыргыч тәэссоратлар алып
Моңсу да, шатлыклы да бәйрәмнән сокландыргыч тәэссоратлар алып

Тантанада район хакимияте вәкилләре – кунаклар   Индира Альберт кызы Гәрәева, Ирина Рифир кызы Миңнегалиева да катнашты.  Үзе директор урынбасары, үзе 9ларның сыйныф житәкчесе рус теле укытучысы Гүзәлия Әзһәр кызының эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә. Ул ел әйләнәсендә балалар белән генә түгел,  ата-аналар белән дә кулга-кул тотышып эшләгән. Балалар аны  бер карашыннан үк аңлап,  артабан нәрсә  эшләргә кирәклеген сизеп торалар. Бәйрәм  укытучыларга йөрәктән чыккан  рәхмәт сүзләре, шигырләр, теләкләр җырлар белән үрелеп барды. Ә биюләре соң, биюләре ни тора! Аларны Гүзәлия Әзһәр кызы  үзе салган. Салган гына түгел, үзе басып, шул балалар белән бергә биеде дә. Сүз остасы да әле ул үзе җитмәсә – җырлары кичәгә туры  килеп тора. Әти-әниләр сөйләгәндә елап та алдылар. “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе  рәисе  Фәргать  Фәрит улы  Ваһапов һәм авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков чыгарылыш укучыларына ихлас теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Бигрәк тә Фәргать Фәрит улы тапшырган тирән мәгънәле китаплар балалар күңелендә матур истәлек булып гомерлеккә истә калыр һәм  сакланыр. Ул укучыларга: “Иң бай кеше кем ул?  Ничек баеп була соң?”   – дигән соравына  үзе үк: “Эшләргә кирәк һәм кеше булып калырга кирәк!” –  диде. Мәктәп директоры Илзида Назыйм кызы шул фикерне дәвам итеп, кайда булсалар да туган мәктәпләрен онытмаска чакырды. Беренче укытучылары  Дилә Рәхимова һәм   Зөлфирә Мөҗипова да  котлап, бүләкләр тапшырдылар. Аннан барысы да чәй табынына чакырылып, сыйланды.  Анда да Гүзәлия Әзһәр кызы төрле матур сүзләр белән кичәне ямьле итеп алып барды.  Гүзәлия  – минем укучым. Ул  – минем горурлыгым һәм ышанычым! Бер чаралардан да калдырмыча шулай чакырганнары өчен рәхмәт. Монсу да, шатлыклы да бу бәйрэм бик матур, соклангыч  үтте. Хәтта күзләргә яшьләр килде!  Анда катнашкан һәр кеше бу хакта сокланып сөйли һәм рәхмәт әйтә. Балалар да бик канәгать, яратып сөйлиләр.  Артабан да шундый ямьле чаралар үтеп торсын, балаларның киләчәге матур, уңышлы булсын.   

Автор:  Чулпан Сафуанова, ветеран укытучы.
Читайте нас