

Җитәкчесе – Әмирнең тәрбиячесе Ләйсән Мөдәрис кызы Закирова. “Конкурска тәкъдим ителгән эшебездәге эйберләрнең күбесе – кашык белән чиныякка кадәр безнең нәнәйләребездән калган әйберләр. Без аларны бик кадерләп, мирас итеп саклыйбыз. Шәҗәрә агачын да нәнәебезнең өенең тәрәзә капкачлары фонында ясадык. Шушы төп йорт барыбызны да җыеп тота иде” – дип сөйләде конкурс эше турында Әмирнең әнисе Айгөл Ирек кызы. “Сез барыбызга да тере тарихка – нәсел тарихына кагылу өчен гаҗәеп мөмкинлек бирдегез. Андагы һәр исем, һәр агач ботагы мәхәббәт, ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм тамырларыбыз белән горурлану тойгылары белән тулы. Сезнең хезмәтегез – матур эш кенә түгел, ул безнең барыбыз өчен дә чын хәтер һәм бердәмлек дәресе. Сезнең нәсел агачы тумышың белән каян икәнеңне белүнең, әби-бабаларыңны хөрмәтләүнең, гаилә учагының җылысын саклауның мөһимлеген аңларга өйрәтә. Гаиләгезнең тарихын шундый зур тырышлык белән бөртекләп җыеп, буыннарның чын-чынлап дәвамчанлыгы үрнәген күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Барлык коллектив исеменнән сезнең гаиләгезгә балалар бакчасын конкурста лаеклы тәкъдим иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.Без сезнең белән горурланабыз! Сез иң яхшылары! Шулай ук урта төркем тәрбиячесе Ләйсән Мөдәрис кызы Закировага да рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезнең җитәкчелектә конкурска җентекләп әзерләнделәр, сез һәм Ишморатовлар гаиләсе генә күпме көч һәм энергия сарыф ителгәнен белә. Бу бик зур хезмәт, кайчакта ул күренми дә. Рәхмәт сезгә!” – ди балалар бакчасы җитәкчелеге.