ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно
Образование
5 Июня , 10:25

Каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын дип

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «Балачак унъеллыгы» федераль программасы кысаларында Иске Бәшир авылы модельле китапханәсе хезмәткәрләре «Безнең хәвефсез җәй» дип исемләнгән  танып-белү уены үткәрде.

Каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын дипКаникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын дип
Каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын дип

Чара җәйге уку залы чикләрендә спорт мәйданчыгында узды. Очрашуны оештырганда физик хәвефсезлеккә генә түгел, хокукый хәвефсезлеккә дә басым ясалды. Мәктәп яны ял лагерена килүчеләр уен формасында суда, юлда, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук таныш булмаган кешеләрнең хокуксыз гамәлләрдән саклану чараларын өйрәнделәр. Балалар “Неряшка-потеряшка” әкият персонажы белән бергә  «Әгәр яныңа ят кеше килсә нишләргә?", "Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга?", "Сулыкларда үзеңне ничек тотарга?", "Әгәр кешенең хәле начарланса, нишләргә?" кебек һәм башка   хәлләр турында фикер алыштылар. Уен элементлары – төрле төстәге квадратлар ярдәмендә гамәлнең дөреслегенә карап, ситуацион бурычларны хәл иттеләр.      Шулай итеп, танып-белү уеннарында катнашучылар юл хәвефсезлеге, суда, урманда үз-үзеңне тоту, таныш булмаган кешеләр белән аралашу буенча белемнәрен ныгытып кына калмадылар, ә бу кагыйдәләргә “Неряшка-потеряшка”ны да өйрәттеләр. Чара фәһемле дә, кызыклы да,  күңелле дә булды.

Каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын дип
Каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын дип
Автор:Мәрьям Смакова, Иске Бәшир модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.
Читайте нас