ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Образование
24 Июня , 12:15

ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!

Бердәм дәүләт имтиханы унберенче сыйныф укучылары өчен генә сынау дип кем әйтте?

ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!
ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!

Илүс Гыйлемҗан улы Сәлимов белемгә омтылыш һәм кыюлыкның паспорттагы саннарга бәйле булмавын исбатлады! Быел ул Чакмагыш районында Бердәм дәүләт имтиханында  иң өлкән, һәм, һичшиксез, иң хөрмәтле катнашучысы булды! 74 яшендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга батырчылык итү – тирән ихтирамга лаек! Үз үрнәге белән Илюс Гыйлемҗан улы хәзерге яшьләргә укырга һәм үз-үзеңне сынарга беркайчан да соң түгеллеген күрсәтте. Имтихан бирүче үзе оптимизм белән тулы һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Илүс Гыйлемҗан улы моның бик яхшы тәҗрибә булуын әйтте һәм: "Киләсе елда тагын да яхшырак әзерләнәчәкмен һәм, һичшиксез, яңадан көчемне сынап карыйм!», – диде. Без аңа ышанабыз!

ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!
ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!
ЯШЬ БЕЛЕМГӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас