

Ул БР Экология министрлыгы ярдәме белән җаваплылыгы чикләнгән «Экология Т» төбәк операторы тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты – укучыларда экологик культура формалаштыру, үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүдә практик катнашуны көчәйтү һәм эшкәртү өчен яраклы калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә эләгүен булдырмау. Җаваплылыгы чикләнгән «Экология Т» җәмгыятенең колл-үзәге җитәкчесе Гөлнур Мирзаян кызы Галиуллина районыбыз мәктәпләренең әлеге акциядә һәр ел актив катнашуларын билгеләп, әлеге акциядә җиңүчеләрне котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды. Республикабызның табигать ресурсларын саклауга керткән зур өлеше һәм “Макулатураны җыябыз, табигатьне саклыйбыз!” экологик акциясендә актив катнашуы өчен Юмаш урта мәктәбе Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу мәктәп районыбызның барлык мәктәпләре арасында зур күләмдә макулатура җыюга ирешкән. Аларга мәктәп өчен чүп туплау контейнерлары тапшырылды. Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе “Макулатура җыябыз һәм табигатьне саклыйбыз!" экологик акциясе йомгаклары буенча иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүче булды һәм шулай ук Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Бу мәктәпкә дә кыйммәтле бүләк – спорт инвентаре тапшырылды. “Мәктәпләр арасында иң актив катнашучы номинацисендә Юмаш урта мәктәбе укучысы Рада Иванова, “Мәктәптә чарада иң актив катнашучы” номинацисендә Аблай урта мәктәбе укучысы Дилара Гомәрова, Тозлыкуш урта мәктәбе укучысы Дамир Маннанов, Имәнлекул урта мәктәбе укучысы Аделина Сабирова, Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе укучысы Радмила Төхвәтуллина җаваплылыгы чикләнгән «Экология Т» җәмгыятенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. – Бу республикабызның Экология министрлыгы белән уздырыла торган бик яхшы акция. Әлеге акциянең максаты бүләк яки акча өчен макулатура җыюдан гына тормый, без чүп-чарны, калдыкларны дөрес итеп сортларга аерырга өйрәнергә тиеш. Чөнки бүгенге көндә чүп-чар күп. Полигоннарда тапшырылган чүп төрләре бик күп. Әгәр без аларны балачактан ук сортларга аерырга өйрәнсәк, экологиягә генә түгел, икътисадка да ярдәм итә алачакбыз. Ягъни кәгазь ясау өчен урманны күбрәк кисәргә кирәк булмаячак, металл рудасы табарга кирәк булмаячак һәм башкалар. Монда сүз беренче чиратта балачактан ук экологик тәрбия турында бара. Без чүп-чарны сортларга аеруга дөрес карарга өйрәнергә тиешбез. Мондый акцияләрдә катнашып, сез киләчәктә дә активрак булырсыз һәм башка сыйныфташларыгызны һәм балаларны да җәлеп итәрсез, бу акция сезнең белән безнең өчен тагын да популяррак һәм файдалырак булыр, дип ышанам. Оештыручыларга рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә дә безгә шулай бердәм хезмәттәшлек итәргә язсын, – диде район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин. Җаваплылыгы чикләнгән "Экология Т" җәмгыятенең районыбыздагы төбәк операторы җитәкчесе урынбасары Ринат Тимершәриф улы Баһманов та экологик акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар, сәламәтлек теләде һәм мондый чараларда актив катнашырга өндәде.