+13 °С
Облачно


Тантаналы чарада чыгарылыш укучыларына Русия Федерациясе медальләре һәм “Укыдагы аерым уңышлары өчен” муниципаль билгеләре тапшырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев кулыннан алтын һәм көмеш медальләр алу хөрмәтенә быел районыбызның 38 укучысы иреште. Бу узган елга караганда 13 укучыга күбрәк. Алар барысы да укуда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр, район, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнаштылар. Тулырак: алдагы санда