

Чөнки, тоташ ил мәктәпләрендәге кебек, җирлегебез мәктәпләрендә дә туган уку йортларын тәмамлап, олы тормыш юлына тәүге адым ясаучы районыбыз киләчәге -- унберенче сыйныфны тәмамлаган егетләр һәм кызларга урта гомум белем алу турындагы аттестатлар тапшыру тантаналары үтә. Республика гына түгел, хәтта ил күләмендә алдынгы уку йортларының берсе булган Чакмагыш гимназиясен тәмамлаган өч паралелль сыйныф укучыларын тәбрикләп, аттестатлар тапшыру бәйрәме дә аеруча дулкынландыргыч, тантаналы шартларда үтте. Бердәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, унбер ел дәвамында икенче туган йортларына әйләнгән гимназия, яраткан укытучылары белән хушлашу тантанасына җыелган егетләр һәм кызларның бу олы шатлыгын иң кадерле кешеләре --әти-әниләре, уку йортының җитәкчеләре һәм педагоглары уртаклашты. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы санында укырга була.