ИГЕНЧЕ
+16 °С
Дождь
Образование
15 Июля , 12:27

Илина: “Тынычлык, режим һәм үз көченә ышану могҗизалар тудыра!”  

             Чакмагыш гимназиясен тәмамлаган Илина Вәлиева да  БДИда бик яхшы нәтиҗә күрсәтте: химиядан 99 балл (районда иң күп балл!), рус теле  –  81 балл, профиль дәрәҗәсендәге математика – 84 балл. 

Илина: “Тынычлык, режим һәм үз көченә ышану могҗизалар тудыра!”Илина: “Тынычлык, режим һәм үз көченә ышану могҗизалар тудыра!”
Илина: “Тынычлык, режим һәм үз көченә ышану могҗизалар тудыра!”  

Шунысы  кызыклы, химиягә юл 8 нче сыйныфта ук башлана, дәрестә Илина беренче тапкыр «вулкан» реакциясен күреп ала һәм бу аның предметы дигән фикергә килә. 9 нчы сыйныфка ул химиянең төп имтихан булачагын белә иде инде һәм максатчан рәвештә БДИга 10 нчы сыйныфтан әзерләнә башлый.          Имтиханнардан соң Илина үзенең әзерлек тарихы белән уртаклашты: «Предметларны катлаулылыгы буенча бәһаласак, көтмәгәндә минем өчен рус теле иң авыры булып чыкты – сочинение һәм катлаулы текстлар гаять зур концентрация таләп итте. Математика аның артыннан барды, бигрәк тә стереометрия һәм параметрлар. Ә менә химия... ул пробиркадагы беренче "шартлау" дан бирле минем мәхәббәтем иде. Әлбәттә, икенче өлештә мин сәгатьләр буе утырган мәсьәләләр очрады, тик акрынлап, вариантлар артыннан вариантларны чишеп, мин алгоритмнарны күрергә өйрәндем. Пробникларда минем тотрыклы 75-80 балл бар иде, тик мин күбрәк булдыра алуымны белә идем. Тест миңем өчен авыррак урыннарның кайда булуын күрсәтте һәм мин алар  өстендә эшли бардым".            Илина киләсе елда чыгарылыш сыйныф укучыларына шундый киңәшләр бирде: "Үзегезгә ышаныгыз, әмма системалы эшчәнлек турында онытмагыз. Һәр хатаны тикшерегез, укытучыларга сораулар бирергә курыкмагыз һәм предметка үз карашыгызны эзләгез. Һәм иң мөһиме – үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз, һәркемнең үз темпы. Тынычлык, режим һәм үз көченә ышану могҗизалар тудыра!»  

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас