+15 °С
Облачно


Үзенә ошаган һөнәрне сайлаганда ул шушы фәннәрне сайлады. Тырыш хәзерлек аңа ярдәм итте. Риназ – тырыш укучы, күп кенә олимпиадаларда, иҗади конкурсларда җиңүче. "Әгәр син чын - чынлап мотивацияләнәсең икән, төгәл максат куясың һәм катгый әзерләнә башлыйсың икән, БДИны югары балларга тапшырасың. Күп нәрсә синең үз кәефеңнән, барысы да килеп чыгачагыңа ышанудан тора. Хәзер мин аңлыйм, минем хезмәтем юкка гына булмады. Минем белән һәрвакыт әти-әнием булды һәм алар миңа ярдәм иттеләр. Ә булачак чыгарылыш укучыларына уңышлар телим һәм үз-үзегезгә ышаныгыз, барысы да сезнең кулларыгызда! " – ди Риназ.