

Чарада Юмаш авылы урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина Уфа шәһәренең үзәк һөнәри белем бирү үзәге каршындагы Башкортстан Республикасы остазлары делегациясе составында катнашты. Семинар мәгариф системасы, икътисадның чын секторы, социаль һәм яшьләр сәясәте вәкилләрен, шулай ук федераль дәрәҗәдәге экспертларны берләштерде. Спикерлар арасында Гомумрусия мәгариф профсоюзы, «Белем» Русия җәмгыяте, «Машук» белем үзәге, «Беренчеләр хәрәкәте», «Ростех», «Роскосмос», «Росатом» вәкилләре һәм башкалар булдылар. Катнашучылар остазлык институтын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, мәгариф һәм җитештерү арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм стратегияләре белән уртаклаштылар. Район мәктәбе өчен мондый мөһим вакыйгада катнашу – укытучыларга һәм укучыларга яңа үрләргә ирешергә ярдәм итә торган алдынгы остазлык методикаларын кертү мөмкинлеге ул. Чарада катнашучылар оештыручыларга бай программалары һәм бәһаләп бетергесез тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерә.