ИГЕНЧЕ
+17 °С
Дождь
Образование
13 Августа , 10:42

Санаулы гына көннәр калып бара

Бу көннәрдә мәгариф бүлеге җитәкчеләреннән һәм белгечләрдән торган муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин  уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең һәм балалар бакчасының әзерлеген тикшерү максаты белән Яңа Балтач, Тайняш авыл биләмәләренең мәгариф учреждениеләрендә булдылар.

Санаулы гына көннәр калып бараСанаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара



       Район җитәкчесе Яңа Балтач, Тайняш урта мәктәпләре, балалар бакчаларында булып, җәй буена башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, мәктәп яны участокларының торышы белән танышты. Мәктәпләрнең барысында да эш гөрли: уку елына соңгы әзерлек эшләре бара.

         Федераль проектлар кысаларында мәктәпләрнең матди-техник базалары яңартылган, косметик ремонт эшләнгән. Район җитәкчесе комиссия белән берлектә заманча техника белән тәэмин ителгән класслар, ашханә, “Үсеш ноктасы” үзәкләре, “Беренчеләр хәрәкәте” кабинетларын карады. Реканс Фәнил улы мәктәп казанлыкларына кереп, җылыту сезонына әзерлек дәрәҗәсен дә тикшереп чыкты. Ул бу көнне белем бирү объектларының төзеклегенә, кабинетлар торышына, санитар таләпләрнең, туклану режимының үтәлүенә, китапханәләрнең китаплар белән тәэмин ителүенә һәм мәйданчыкларның торышына үз бәясен бирде.
Балалар бакчасын яңа уку елына уңышлы кабул итү – коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсе һәм сабыйларның имин һәм уңайлы мохиттә үсәчәгенә гарантия.
  
        Балалар бакчаларында балаларның иминлеген тәэмин итүгә район хакимияте башлыгы аерым игътибар бирде һәм үзенең искәрмәләрен җиткерде. Төркем бүлмәләре, уен мәйданчыклары һәм спорт җиһазларының торышы тикшерелде. Яңа уку елына әзерлек барышында балалар бакчасында биналарга косметик ремонт ясалган, территория төзекләндерелгән.
Район җитәкчеләре башка мәктәпләрдә дә уку елына әзерлек торышын тикшерде. Муниципаль район хакимияте советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү максаты белән Чакмагыш урта мәктәбенә керде. Аны биредә мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов каршы алды һәм озатып йөрде. 
 Комиссия уку кабинетларының, җиһазларның, спорт залының, ашханәнең һәм башка бүлмәләрнең торышын тикшерде. Башлангыч мәктәптә ремонтның сыйфатына һәм срокларына аерым игътибар бирелде. Комиссия кирәкле инвентарьның һәм уку материалларының булуын, шулай ук җиһазларның һәм техниканың торышын, санитария нормаларына туры килүен тикшерде. Кабул итү нәтиҗәләре буенча якын арада төзәтеләчәк кайбер җитешсезлекләр ачыкланды. Мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов җаваплы затларга кисәтүләрне бетерү буенча йөкләмәләр бирде. Кабул итү нәтиҗәсендә мәктәп яңа уку елына әзер булачак һәм белем бирү процессында катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырачак, дип ышанабыз.  Әле мондый комиссияләрнең эшчәнлеге башланды гына,  график буенча барлык мәктәпләр, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлекләре тикшереләчәк. Хәзерлек яхшы булса, барысына да уңайлы булачагы бәхәссез.
Укучыларга белем алу өчен мәктәптә бөтен шартлар да бар: якты, җылы, иркен кабинетлар. Аларга тырышып белем генә аласы кала. Әлбәттә, кимчелекләр дә юк түгел, ә аларны төзәтергә вакыт берникадәр бар әле.

Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Санаулы гына көннәр калып бара
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас