

Яңа сезонны сәламләү һәм анонс белән төбәк бүлеге рәисе Илнур Юлдыбаев чыгыш ясады. Безнең гимназиянең “Беренчеләр хәрәкәте” – иң яхшылар исәбенә чыкты! Чакмагыш гимназиясенең беренчел бүлекчәсе Федераль беренчел бүлекчәләр конкурсында рәсми рәвештә җиңүче дип табылды! 2че урын яулаулары – активистларыбыз, педагогларыбыз һәм остазларыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе! Гимназия директорының тәрбия буенча киңәшчесе Гөлнур Салават кызы Яхина актив эшчәнлеге өчен РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкорт республика оешмасы президиумының Мактау грамотасына лаек булды. Башкортстан Республикасында балалар үзидарәсен үстерүгә керткән өлешләре өчен мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән гимназиянең башлангыч бүлекчә кураторлары Гөлнур Салават кызы Яхина һәм Эльвина Илдар кызы Яхина бүләкләнде. Гимназия коллективын, Гөлнур Салават кызы һәм Эльвина Илдар кызын югары бүләкләр белән котлыйбыз. Яңа уку елында да сынатмыйча яңада-яңа җиңүләргә ирешүләрегезне телибез.