ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Образование
24 Августа , 04:37

Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар

20-21 август көннәрендә  Ишембайда мәгариф буенча республика август киңәшмәсе узды. Анда районыбызның мәгариф хезмәткәрләре дә катнашты.

Республика август киңәшмәсендә фикер алыштыларРеспублика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар

Чара  кысаларында 9 дискуссия мәйданчыгында эш алып барылды. Мәгариф хезмәткәрләре "Республиканың интеллектуаль потенциалы: сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү", "Гаилә һәм мәгариф оешмасы партнерлыгы – сәламәтлек ягыннан  мөмкинлекләре чикле булган балаларны уңышлы үстерүнең нигезе", "2026-2027 уку елы: мәгариф ориентирлары" дип исемләнәгән мәйданчыкларда фикер алыштылар, педагогик практикалар фестивалендә катнаштылар.

Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатында мәгърифәтчелек проектлары куллану мәсьәләләре каралды. “Беренчеләр хәрәкәте” җиңүчеләре, экспертлары, МХО ветераннары ассоциациясе җитәкчеләре һәм рухи лидердар аерым мәйданчыкларга җыелды.

Уку программалары, балалар туклануы, хәвефсезлек чаралары – август киңәшмәсендә мәгариф өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр каралды. Яңа уку елына бурычлар билгеләнде, шулай ук бер төркем укытучыларга, хезмәт ветераннарына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Республика август киңәшмәсендә фикер алыштылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас