

Яңа уку елы башланырга бер атна вакыт калып бара. Белем көненә һәр баланың уку кирәк-яраклары тулы сумка белән, матур мәктәп формасында барасы килә. Шул максатта Башкортстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе үткәрелә. Быел ул уналтынчы тапкыр үткәрелә.
Безнең районда да ел саен предприятие-оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшмәкәрләр – гомумән, теләге булган һәркем бу акциягә үз өлешен кертә. Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» социаль акциясе беренче тапкыр 2007 елда игълан ителде. Шуннан бирле ел саен уздырыла башлады. Бу акциянең төп максаты – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән мәктәпкә укырга барырга җыенган балаларга ярдәм итү. Акциядә ел саен чакмагышлылар, шул исәптән төрле оешмалар һәм аерым кешеләр актив катнаша. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында мәктәп кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге булмаган гаиләләрдәге балаларны шатландыру, 1 сентябрь көнен алар өчен чын бәйрәм итү өчен акча, башка әйберләр җыялар”, – ди райондагы “Гаилә” үзәге җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова.
Районда яшәүче һәр кеше дә хәйриячеләр сафына кушылып, уртак эшкә үзеннән өлеш кертә ала. Бүгенге көнгә акциядә 30дан артык оешма-предприятиеләр катнашкан, авыл биләмәләре дә читтә калмаган. Бу хакта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та үзенең социаль челтәрләрендә язып чыкты. Тамчыдан күл җыела, диләр. Хәйриячеләр балаларга мәктәп кирәк-яраклары гына түгел, ә бала күңелендә гомерлеккә сакланачак чын бәйрәм бүләк итәләр. Кылган изгелек беркайчан да онытылмый.
Райондагы “Гаилә” үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт җиткерә.
Хәйрия акциясеннән сез дә читтә калмагыз, хөрмәтле райондашлар! Өлгерәсез әле!