+17 °С
Облачно


Укытучылар өчен мондый чаралар үткәрелүе аеруча мөһим, чөнки алар белемнәрне тирәнәйтергә, укытуның яңа методикаларын үзләштерергә мөмкинлек бирә, педагогик осталык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә. Киңәшмәнең шулай ук һөнәри компетентлыкның югары дәрәҗәсен саклап калырга һәм тулаем мәгариф системасын үстерүгә ярдәме бәһалап беткесез. Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, 2026-2027 еллардагы яңа уку елына әзерлек мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысыннан да эшкә җентекле караш һәм җаваплы мөнәсәбәт таләп итә торган өстенлекле бурыч булып тора. Бу юнәлешләрнең алдагы елда мәктәпләрнең уңышлы эшләвенә нигез булып торачагы ассызыкланды.