ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Образование
26 Августа , 04:40

Секция дәресендә фикер алышып

Районыбызның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә 16 мәктәп театры эшли.

Секция дәресендә фикер алышыпСекция дәресендә фикер алышып
Секция дәресендә фикер алышып

24 августта әлеге театрлар җитәкчеләре Балалар иҗат үзәгендә  секцион дәрескә җыелдылар. Методист Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина узган уку елы  эшчәнлегенә анализ ясады һәм 2026-27 уку елы планы белән таныштырды.Дәрестә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йортының «Замандашлар» халык театры режиссеры Ривенер Әмир улы Гобәев тә катнашты һәм осталык дәресе үткәрде. Район мәдәният йортының әйдәүче  методисты Светлана Фларит кызы Тимербулатова Русия халыклары бердәмлеге елы чикләрендә мәктәп театрлары арасында район фестивален үткәрү турындагы нигезләмә белән таныштырды һәм барысын да тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды. Рәҗәп урта мәктәбенең «Яшьлек» театры җитәкчесе Рәсимә Рәүф кызы Гарифуллина хезмәттәшләре белән үзенең эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Мәктәп театры – укучыларның иҗади һәм белем бирү эшчәнлеге формасы, ул түгәрәк, дәрестән тыш берләшмә яки өстәмә белем бирү программасы буларак оештырылырга мөмкин. Хәзер бу эшчәнлеккә дәүләт дәрәҗәсендә актив ярдәм күрсәтелә. Катнашырга һәм үз эшеңне күрсәтергә мөмкин булган проектлар бик күп. Мәктәп театрлары балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм индивидуаль талантларын ачуга, эстетик зәвык формалаштыруга һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә тартылуга, әхлакый кыйммәтләр һәм эмоциональ интеллект тәрбияләүгә, үз-үзеңне тормышка ашыру һәм команда белән эшләү өчен мохит тудыруга ярдәм итә. Шуңа күрә контингентны саклап калырга һәм мөмкин кадәр күбрәк балаларны театр эшчәнлегенә җәлеп итәргә кирәк”, – дигән уртак фикергә килде секция дәресендә каташучылар.  

Секция дәресендә фикер алышып
Секция дәресендә фикер алышып
Секция дәресендә фикер алышып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас