ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Образование
1 Сентября , 09:25

Балкып каршы алды тагын мәктәп

Белем көненә багышланган тантана Калмашбаш урта белем бирү мәктәбе алдындагы мәйданчыкта һәр елдагыча истә калырлык күркәм тантана булып күңелләрдә уелды.

Балкып каршы алды тагын мәктәпБалкып каршы алды тагын мәктәп
Балкып каршы алды тагын мәктәп

 Яңа уку елында парталар ар тына утырачак илледән артык укучының күркәм сөенечен уртаклашырга әти-әниләре, карт әти-нәнәйләре белән бергә муниципаль район хакимияте вәкиле – Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры, “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Алисә Валерьевна Ханнанова, Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте вәкиле Гөлназ Финал кызы Гомәровада килгән иде. Тантананы ачып җибәрер алдыннан сыйныф җитәкчеләре – беренче укытучылары Гөлчәчәк Миңнеәхмәт кызы Хәмәдиева озатуында аның төп геройлары – быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче беренче сыйныф укучылары Максим Бирючев белән Тимур Самойлов укучылар сафында урын алдылар. Дәүләт гимннары моңы астында уку алдынгылары – унынчы сыйныфтан Данияр Габдуллин белән сигезенчедән Самира Миңнеханова Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флагларын күтәрде. Белем учагы директоры Азат Шәфигулла улы Рамазановның тәбрикләү чыгышы һәм укучыларга, коллегаларына, ата-аналарга изге теләкләреннән соң югарыда атап үтелгән кунаклар да сүз алып, иң изге хис-тойгыларын җиткерделәр, традиция буенча беренче сыйныфта белем алачак ике укучыга бүләк җыемнары тапшырдылар. Мәктәп укучыларының әдәби-музыкаль чыгышы тырышып укырга, әти-әниләре, укытучы тәрбиячеләренең үгет-нәсихәтләрен тайпылышсыз үтәргә вәгъдә итүләре белән сугарылган иде. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда белем алучыларның самими күңелдән биргән вәгъдәләре ант кебек кабул ителде һәм аның тормышка ашачагына шиктә юк. Тантананы һич көтмәгәндә әкият герое – кечкенә йорт иясе Кузя бозарга омтылды, әмма тырышып укучы балаларның аның белем алу процессын бозарга омтылышын җиңә генә түгел, ә тискәре персоножны үз сафларына бастыра алуы да явызлыкның беркайчан да өстен чыга алмаячагына дәлил булып кабул ителде. яңа уку елын башлап җибәрүче җиз кыңгырау чыңы. Аны унынчыдан Ильяс Гомәров белән беренче сыйныф укучысы Тимур Самойлов чыңлатып үткәннән соң туган мәктәпләрен җәй буена сагынып килгән укучылар сыйныф бүлмәләренә Тынычлык дәресләренә ашкынды. Чараны үтә тәэсирле итеп тырыш укучы һәм актив җәмәгатьчеләр Ангелина Әһәдуллина белән Данияр Сәетгәрәев алып барды.

Балкып каршы алды тагын мәктәп
Балкып каршы алды тагын мәктәп
Балкып каршы алды тагын мәктәп
Балкып каршы алды тагын мәктәп
Балкып каршы алды тагын мәктәп
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас