

Юмаш урта мәктәбе укучылары да бу көнне күз явын алырлык чәчәк гөлләмәләре тотып, белем учагына агылды. Бу көн биредә белем алучы балалар һәм хезмәт салучы укытучылар өчен икеләтә шатлыклы, чөнки бәйрәм көнендә капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә яңартылган мәктәпне ачтылар. Ул «Яшьләр һәм балалар» (“Молодежь и дети”) милли проектына кергән «Балаларга иң яхшысы» төбәк проекты ярдәмендә башкарылды. Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгы, ә кемдер өчен ул – чираттагысы. Һәркем өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм. Бәйрәм тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Васильевич Ковшов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина катнашты. Бу хакта тулырак – киләсе санда.