ИГЕНЧЕ
+8 °С
Ясно
Образование
27 Сентября , 04:00

Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә

Балалар бакчасы – нәниләрнең икенче өе, ә тәрбияче апалары аларга икенче әни кебек. Алар безнең балаларыбызның киләчәгенә зур йогынты ясый.

Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дәҺөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә

          “Тәрбияче булу – ул һөнәр генә түгел, ә күңел таләбе, йөрәк эше. Тәрбияче – беләсезме кем ул? Чын йөрәктән янып йөрүче, аналардай  җан җылысы белән балаларны өзелеп сөюче...”, – ди менә инде гомеренең 25нче елын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә намуслы хезмәт салган педагог, бүгенге көндә район үзәгендәге  4нче санлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Ринат кызы Зыязова. Тәрбияче – ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле  һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган да инде әңгәмәдәшем.  Башкортстаныбызның  күп санлы мәдрәсәләре, зур гыйлемле мөгаллимнәре белән дан тоткан  Стәрлебаш районы Яңгырчы авылында туып-үскән ул. Бәхетле балачак еллары, үсмер чаклары туган авылы Яңгырчыда үтә. Ринат абый һәм Наилә апа гаиләсендә өч кыз   бала арасында ул икенче бала  булып дөньяга аваз салган. Әнисе кечкенәдән үк кызларында чын татар хатын-кызларына гына хас сабырлык, итәгатьлелек, күркәмлек кебек сыйфатларны   тәрбияләясә,  әтиләре исә  төпле, акыллы киңәшләре белән тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән. Әниләре Наилә Мансур кызы авыл мәктәбендә  чит телләр укытучысы булып 38 ел намуслы хезмәт салган. Гөлнара Ринат кызы Стәрлетамак медицина училищесын уңышлы тәмамлап, һөнәри эшчәнлеген 1995 нче елда Уфаның 21 санлы шәһәр клиник дәваханәсендә неврология бүлегендә шәфкать туташы булып  башлаган. Яшьлек елларында ул районыбызның Тозлыкуш авылы егете Илгиз Илдус улы белән тормышын бәйләп, Тозлыкуш авылына кайтып, матур гаилә коралар. 2002 елда Гөлнара Ринат кызы Тозлыкуш урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 2005 елда читтән торып Уфада педагогия колледжын тәмамлый. Эшен медицинадан бөтенләй башка өлкәгә – педагогик эшчәнлеккә  алыштыру аны бер дә куркытмый, чөнки балалар белән бәйле укытучылык  эшенең бар нечкәлекләрен  күреп үскән кызга бу эш ят булмый. Алда билгеләп үтүемчә, әнисе  бу изге һөнәргә 40 елга якын  гомерен багышлаган. Бертуган апасы Эльвира да укытучы һөнәрен сайлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 32 ел эшли. Хәзерге вакытта  бертуган сеңлесе  Динара да – татар теле укытучысы. Мәктәптә эшләгән вакытта ул сәнгать дәресләрен укыта. Биредә эшләгән чордагы эшчәнлегенең сыйфатын һәм тырышлыгын аның   бихисап яулаган җиңүләре, бик күп грамоталары дәлилли.2015 елдан Гөлнара Ринат кызы Чакмагыш авылының 4нче “Әкият” балалар бакчасында хезмәт юлын дәвам итә.   “Эшкә килүемнең беренче көне әле дә хәтеремдә. Сабый балалар, берара куркып та калдым кебек. Тик балаларга  мәхәббәтем, аларның өмет белән янып торган күзләрен күрү  курку хисен таратты һәм мин җиң сызганып эшкә керештем”, – дип елмаеп искә ала ул елларны тәрбияче. Ул көннәрдән инде күпме  еллар үткән, сулар аккан... Тәүге   чыгарган төркем балалары  да – инде хәзер мәктәп укучылары. Ә бала җанлы, сабыр холыклы тәрбияче бүген дә үз эшенә тугры булып кала. Быел ул янә тагын бер төркем чыгарырга әзерләнә. Бакча коллективы да бик хөрмәт итә үзен, чөнки ул  олысын олы, яшен яшь, кечесен кече  итә белә. Гөлнара Ринат кызы – һәр кеше белән уртак тел табучы, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Аны белүчеләр,  яратып һәм хөрмәт белән телгә алып: “Гөлнарабыз яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшмәс. Ярдәм сорап килгәнне дә борып җибәрми, үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә”,   –  диләр аның турында. 25нче ел дәвамында балалар тәрбияләүдә намуслы хезмәт салучы райондашыбыз үз эшенең чын остасына әверелгән. Аның бай педагогик тәҗрибәсе,  мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүе, үз эшенә бирелгәнлеге, намуслы, итәгатьле, ярдәмчел булуы – һәммәсе өчен дә олы үрнәк.  Югары тәҗрибәле, иң нәтиҗәле эшләүче өлкән тәрбиячеләрнең берсе булган педагог инициативалы, киң эрудицияле, тәҗрибәле, үз һөнәренең чын остазы булуы белән аерылып тора. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Гөлнара Ринат кызы олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә тырышлык сала, матур сөйләм күнекмәләрен үстерү  дә   –  һәрчак аның  игътибары үзәгендә. Балалар белән халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезә ул, эчтәлекле, күркәм чараларны даими рәвештә үткәреп тора. Аның тәрбияләнүчеләренең район, зона, республика бәйгеләрендә, төрле рәсем, сәнгать конкурсларында катнашып,  җиңүчеләр булып кайтуы да күпне сөйли. Педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә бик теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә. Язмабыз героеның иң яраткан шөгыльләре – матур гөлләр үстерү, туган телне ярату, кул эшләре, бал кортлары карау. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә бик яраталар һәм  хөрмәт итәләр. Яшьләр өчен дә ул остаз һәм фикердәш. Хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен  мәгариф бүлеге, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ләкин аның кылган  изгелекләре, күрсәткән яхшылыклары, мактаулы гамәлләре ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Алар ул тәрбияләгән балаларның күңелендә, йөрәгендә яши. Аның фикеренчә, кечкенә йөрәкләргә салган мәрхәмәтлелек, игелеклелек, кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары барыннан да өстен һәм мөһим. Тәрбияләнүчеләренең аңа карата ихласлык бүләк итеп елмаюлары, аларның һәркайсы өчен кирәк булуын тою – үзе бер бәхет һәм сөенеч, дип саный ул. Әти-әниләрдән килгән рәхмәт сүзләре – аның өчен зур бүләк. Вакыт аты елгыр да соң – борылып карарга  өлгермисең, ул инде күздән  югала.  Ә хәтердә бары бу көннәрнең кайбер мизгелләре генә уелып кала. Күпме балага белем һәм тәрбия бирелгән... Бу еллар эчендә – күпме шатлык-борчулар, күпме тырышулар. Алар берсе дә эссез үтми. “Гөлнара Ринат кызы – безнең бакчабызда  иң өлкән, иң тәҗрибәле тәрбиячеләребезнең берсе. Ул оста тәрбияче генә түгел, ә оста рәссам да. Безнең бакча диварларындагы бик күп  рәсемнәр, коллажлар да аның оста куллары, иҗади фантазиясе белән эшләнгән.  Ул   бик лаеклы тәрбияче,  балаларга тәрбия һәм белем бирү сәләте – аңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән осталык, дияр идем мин”, – дип тасвирлады оста тәрбиячене бакча мөдире Гөлнара Тәлгать кызы Сәлихова да. Гөлнара Ринат кызы эшеннән генә түгел, гаиләсеннән дә бик уңган. Бәрәкәтле Чакмагыш җиренә килен булып төшкәннән бирле  30 ел  бианасы, биатасы белән бергә тату гомер итәләр. Ата-ана хакын хак итеп, бергәләп аңлашып, кадер-хөрмәттә яши алар. Янәшәсендә ныклы таянычы – тормыш юлдашы Илгиз Илдус улы, кызлары Альбина белән Ләйсән, яраткан хезмәттәшләре булганга сөенеп яши. Синең өчен өзелеп торган, сине аңлаган якыннарың, туганнарың булу, яраткан эшең булу – зур бәхет, дигән фикердә әңгәмәдәшем.  Форсаттан файдаланып, Гөлнара Ринат кызы Зыязованы һәм  аның йөзендә барлык тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне белән ихлас тәбрик итәбез! Шушы якты бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телибез. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп яшәргә насыйп булсын. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәллеккә өндәүче булып калыгыз, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез!

Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Һөнәр генә түгел, йөрәк эше дә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас