

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы кызы Шакирова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, ДОСААФның җирле бүлекчәсе рәисе Ринат Раян улы Ризванов, 94 нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Булат Радик улы Садыков, Имәнлекул авыл биләмәсе Разалия Лиф кызы Хафизова, Имәнлекул урта мәктәбе директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова, укучылар, яшь армиячеләр һәм ата-аналар катнашты.
“Кадетлар сыйныфын ачу – ул мөһим адым гына түгел, ә укучыларыбыз өчен үз илебезнең чын гражданнары булу, лидерлык сыйфатларын үстерү һәм Ватанга хезмәт итүгә әзерләнү мөмкинлеге дә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кадетлары мәктәп программасын өйрәнүче укучылар гына түгел, ә коткару эшенең нигезләрен, хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүгә, дисциплинаны һәм команда рухын күнектерүгә әзер торучылар да”, – диде чыгышында зур горурлык хисләре белән мәктәп директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.