ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Образование
15 Октября , 09:09

Яшь укытучыларга ярдәм итү өчен

Район хакимиятендә мәгариф өлкәсенең киләчәк үсеше мәсьәләләре тикшерелде Беркем өчен сер түгел, мәгариф тармагы ил тарихының һәр чорында да дәүләтнең белем бирү системасы үзгәрешләренә, аларның шартларына тиз арада яраклаша алган, яңалыкларны үзләштерә алган һәм даими һөнәри үсеш максатын куйган яшь, талантлы һәм югары квалификацияле педагогларга таянып эшчәнлек бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшь укытучыларга ярдәм итү өченЯшь укытучыларга ярдәм итү өчен
Яшь укытучыларга ярдәм итү өчен

 Безнең аеруча зур тизлек белән үсешкән заманда шушы мөһим һөнәрнең абруен арттыру һәм тармакка яшьләрне җәлеп итү ил күләмендәге көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Агымдагы 2026 елда Русия Президенты В.В.Путинның укытучының аерым статусын ныгытуны һәм педагогик хезмәткәрләргә өстәмә дәүләт ярдәме чараларын булдыруны максат иткән указга кул куюы да һич очраклы түгел. Документта яшь специалистларга ярдәм күрсәтүгә, аларның һөнәри үсешен тәэмин итүгә аерым игътибар бүленә. Моннан тыш, һәр төбәкнең үз ярдәм чаралары – төрле түләүләр, ташламалы программалар, грантлар булдырылып тормышка ашырыла. Шунысы шатлыклы, быелгы яңа уку елында районыбызның педагоглар коллективы яшь укытучылар белән тулыланды. Алар уку елының тәүге көненнән район үзәге һәм авыллар мәктәпләрендә, балалар иҗат үзәгендә эшли башлады. Кичә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев хакимияттә яшь педагоглар белән очрашып сөйләште. Чарада аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Фидус улы Шәйдуллин, район хакимияте, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, яшь белгечләр эш башлаган район мәктәпләре директорлары, укытучы-остазлар да катнашты. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырга була.

Яшь укытучыларга ярдәм итү өчен
Яшь укытучыларга ярдәм итү өчен
Яшь укытучыларга ярдәм итү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас