ИГЕНЧЕ
-1 °С
Облачно
Образование
19 Октября , 10:02

Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен

Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү – тәрбия эшчәнлегенең мөһим өлеше. Ул уку йортын тәмамлап, олы тормыш юлына басу алдында торган яшьләрнең булачак һөнәр сайлавына йогынты ясап кына калмый, кешелек сыйфатларын, рухи билгеләнешләрен һәм социаль җаваплылык тойгыларын булдыруга ярдәм итеп, заман белән бергә атларга сәләтле булган шәхес формалаштыруга да булышлык итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өченКиләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен
Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен

 Үткән атна ахырында “Русиядә эш” Кадрлар үзәгенең Чакмагыш районындагы бүлегендә “Турникетларсыз атна” Гомумрусия акциясе чикләрендә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары һәм Башкортстан аграр-технология колледжының райондагы филиалы студентлары өчен экскурсия оештырылды. Бу чараның максаты – яшь буын вәкилләрен эш урыннары табарга ярдәм итүче шушы оешма эшчәнлеге белән таныштыру. “Турникетсыз атна” акциясе укучыларны, студентларны гамәлдә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятиеләр эшчәнлеге белән аныграк таныштыру өчен оештырылган чара. Ул ил төбәкләрендә инде ун елдан артык елына ике тапкыр – апрель һәм октябрь айларында үткәрелә. Экскурсия барышында Кадрлар үзәге хезмәткәрләре үсмерләргә мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Алар райондашларга эш урыннарын эзләүдә, укыту һәм яңа һөнәр алуда, үзмәшгульлек эшчәнлеген башлауда, вакытлыча эшкә урнаштыруда (шул исәптән балигъ булмаган үсмерләргә дә) ярдәм күрсәтә. Үзәкнең II категорияле белгече Лида Фирдәвес кызы Баембитова чарада катнашучы укучыларга эшкә урнашу шартлары турында сөйләп, эш урыны табар өчен дөрес һәм тулы резюме төзү һәм әңгәмә-собеседованиегә әзерләнү буенча киңәшләр җиткерде. Экскурсия ахырында үсмерләр игътибарына “Мин кем булырга телим?” дип исемләнгән видеоролик тәкъдим ителде. Артабан очрашу урындагы телевидениедә дәвам итте. Биредә укучыларны “Чакмагыш-ТВ” директоры Гөлназ Вил кызы Әхмәтова каршы алып, студия коллективы белән таныштырды, телевидение, медиамохит өлкәсендәге һөнәрләр турында һәм район яңалыклары, башка тапшырулар ничек әзерләнүе хакында сөйләде. Экскурсиядә катнашучылар шулай ук аларның эшләнү барышын дә күрә алдылар. Районның Яшьләр үзәге һәм “Русиядә эш” Кадрлар үзәгенең Чакмагыш районындагы бүлеге белгечләре берлектә оештырган бу чара укучыларда уңай тәэссоратлар калдырып, аларга дәүләт мәшгульлек үзәгенең җәмгыять тормышындагы ролен, урындагы телевидение хезмәткәрләре башкарган җиңел булмаган, күләмле, әмма мавыктыргыч эшне яхшырак аңларга ярдәм итте.

Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен
Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен
Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен
Киләчәккә юл сайларга булышлык итү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас