ИГЕНЧЕ
-1 °С
Облачно
Образование
19 Октября , 09:22

Онытылмаслык студент тормышына аяк басып

Беренче курс студенты ул – әле үзен тапмаган,  икеләнеп йөрүче кеше. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Онытылмаслык студент тормышына аяк басыпОнытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып

 Туган йорттан китү, әти-әниләрдән аерылу – беренче курс студенты өчен беренче һәм бик зур сынау. Әлеге шөбһәләргә игътибар итмичә, алар барысы да иҗади, уңай һәм энергияле студентларның яңа буыны. Алар максатчан, тырыш һәм үҗәт, бу шатлык өстәмичә калдыра алмый. Чөнки киләчәккә нәкъ шундый иҗади һәм һәрьяклап үсеш алган шәхесләр кирәк.  

           Балалар сәнгать мәктәбендә Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары өчен “Беренче курс студенты көне” үткәрелде. Чараны БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай  каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасының аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комиссиясе рәисе, “Беренчеләр хәрәкәте” советы җирле бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге белән берлектә оештырды.            Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы мөдире вазыйфасын башкаручы Ринат Ревинер улы Шәйбәков, “Беренчеләр хәрәкәте” советы җирле бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова яшьләргә акыллы киңәш-фатихалар биреп, бу искиткеч көн белән тәбрикләп, якты һәм бай студент тормышы теләделәр.  

        Сентябрь-октябрь айларында беренче курс укучылары студент тормышының үзенчәлекләренә ияләштеләр, зур һәм дус гаилә әгъзалары булдылар. Хәзер алар алдында авыр юл тора. Бу юлның катлаулылыгы   коллективка гармонияле рәвештә кереп китү, үзеңә дуслар табу һәм укуга җитди караудан гыйбәрәт.     

     Беренче курс егет-кызларының тантаналы рәвештә яхшы укырга сүз биреп, ант итүләре, өлкән курс студентлары әзерләгән студент тормышы турындагы видеоролик карау, матур концерт номерлары һәм кызыклы уен-конкурслар –  әлеге чараның матур мизгелләре булды.      

          Яшьләр онытылмаслык, якты  тәэссоратлар алып таралышты. Алар өчен шундый уңай хис-кичерешләрдә һөнәр алу юлы башланды. Алда әле студент тормышына яңа гына баскан егет-кызларның яңа, кызыклы һәм өйрәнелмәгән нәрсәләре күп. Аларга укуларында бары тик уңышлар, мавыктыргыч һәм бай студент тормышы телибез. Хәерле юл!

Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Онытылмаслык студент тормышына аяк басып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас