+1 °С
Облачно


Муниципаль координаторлар өчен үткәрелгән әлеге семинар-киңәшмәдә «Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева да катнашты. Аның белдерүенчә, семинар бик интенсив узган – анда эшлекле уеннар, стратегик сессияләр, лекцияләр, практик дәресләр һәм тәрбияви эшчәнлекнең кызыклы һәм актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар булган.
“Әлеге чарада без Русиянең башка төбәкләреннән килгән хезмәттәшләребез белән таныштык һәм дуслаштык, эшчәнлек тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Биредә без шулай ук күп яңалыклар белдек һәм яңа идеяләр һәм тәэссоратлар туплап кайттык”, – диде Фируза Фәнәви кызы.