Үткән 2024 елда “Бердәм Русия” Гомумрусия сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә районыбызның тарихи-туган якны өйрәнү музее экспозициясе яңартылды. Язмыш җилләре кайсы тарафларга гына илтсә дә, кече Ватаны өчен горурлык, җаваплылык тойгылары, үз тамырлары турындагы хәтерне саклау һәр кешегә хас сыйфаттыр ул, мөгаен. Туып-үскән төбәкнең тарихын, аның үткәннәре турындагы хәтерне кадерләп саклап, аны үсеп килүче буыннарга да тапшыру үтә дә мөһим. Музей – халыкның гөреф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап калу урыны, җирлегебез тарихында якты эз калдырган күренекле якташлар турындагы хәтерне яшь буын вәкилләренә тапшыруның иң яхшы күренеше ул. Яңа ел бәйрәме алдыннан яңартылган музей экспозициясен ачу тантанасы үтте.
(Язманың дәвамын "Игенче" гәзитенең 2 санында укырга мөмкин)