27 гыйнвар – Русиянең Хәрби даны көне. Ул – Ленинград шәһәренең фашист блокадасыннан тулысынча азат ителгән көне. Быел бу бөек көн илебездә сиксән беренче тапкыр билгеләнә. 27 гыйнварда Ватаныбызның барлык төбәкләрендә мемориаль чаралар үтә. Герой-шәһәр халкы кеше акылы кабул итә һәм рухы күтәрә алмастай 872 михнәтле көнне һәм төнне кичерде. Аның ныклыгын ачлык та, каты салкыннар да, даими бомбага то туларда, аяусыз дошманның шәһәргә бәреп керү омтылышлары да сындыра алмады. Ә бит бу шәһәрне яулап алу – немец-фашист баскынчылары өчен мөһим бурыч булган. Хәтта хәрби һәм стратегия гына түгел, ә нәкъ менә идеология бурычы. Шуңа да дошман 1941 елның июлендә үк анда басып керү омтылышларын ясап карый. Шушы максатта ул 1941 елның 8 сентябрендә барлык тимер, автомобиль һәм елга юлларын кисә. Камалышка алынган шә һәр белән бары тик һава һәм Ладога күле аша үткән юллар дан гына бәйләнеш тотыла. Блокаданың иң авыр чоры 1941-1942 елларның яз кыш айлары була. Бу вакытта Ленинград шәһәрендә моңа кадәр күзәтелмәгән каты сал кыннар хакимлек итә, җан сак- лап калырга да җитмәгән “ял кын һәм кан катыш 125 блока да граммы” авырлыгы белән билгеләнгән ризык паегы бүле нә, шәһәр халкының үзәгенә үткән туктаусыз бомбага тоту лар була. Әмма шуңа кара мастан, шәһәрдә администра тив учреждениеләр, поликлини ка-дәваханәләр, балалар бак- чалары, типографияләр, китап ханәләр, театрлар эшчәнлеге тукталмый, Ленинград галим нәре үз эшен дәвам итә. Фронт линиясе аннан нибары 4 чак рым ераклыкта гына үтсә дә, данлыклы Киров заводында хәрби корал эшләнә (әйткәндәй, блокадалы Ленинградта Бөек Ватан сугышы елларында тоташ Советлар Союзында чыгарыл ган хәрби-сәнәгать продукция сенең 10 процент кадәр күлә мен җитештерә). Бу көнне илебез халкы дош ман камалышындагы Ленин градта мәңгелеккә калган, ач лыктан, туңудан вафат булган яки бомбага тотулардан һәләк булган, шулай ук исән кала алган һәм шәһәргә тугрылык саклаган ватандашларыбызны искә ала, аларның сынмас рухын һәм ныклыгы турындагы хәтерне тирән рәхмәт хисләре белән хөрмәтли. Ленинградлыларның каһарманлыгы, җиңү яулауга какшамас ышанулары кешелек көче һәм бердәмлеге символы на әверелде. Алар һәр көнне үз гомерләрен саклап калу өчен генә түгел, шәһәрнең киләчәге, аның мәдәнияте һәм тарихы өчен дә көрәш алып барды. Алар җиргә килгән бик күп буыннар өчен иң авыр шартларда да кешелеклелек һәм горурлык сыйфатларын, туган җиргә чиксез сөюне саклап калуның өлгесе булдылар.