“Без махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызны онытмыйбыз һәм безнең уртак җиңүебезгә ышанабыз. Безнең ярдәмебез ихлас һәм чын күңелдән күрсәтелә. Халыкның көченнән килгәнчә керткән һәр өлеше Җиңүне якынайтуга ярдәм итсен. Бердәм һәм тату булганда без барлык сынауларны да уза алачагыбызга ышанабыз. Солдатлар үзләренең ялгыз түгеллеген, биредә үзләренә ярдәм итүләрен, артларында ышанычлы тыл барлыгын сизәргә тиешләр. Без аларга тугрылыгыбызны күрсәтергә, гуманитар ярдәм, җылы сүз белән ярдәм итәргә бурычлы. Без рухыбыз белән дә, уебыз белән дә сезнең белән, якташ яугирләребез!” – диләр ихлас күңелдән әлеге патриотик акциядә катнашучы гүзәл затлар. Пластик контейнерларга салынган токмач шактый озак саклана. Әлеге изге эштә катнашучылар киселгән токмачны Иске Калмаш авылындагы Волонтерлар штабы филиалына илттеләр. Токмач юлда бозылмаячак, ә кыр шартларында ул теләсә нинди шулпаны тәмләтәчәк, яугирләргә көч һәм оптимизм өстәячәк. Шушы көннәрдә яратып әзерләнгән ризык чираттагы гуманитар конвой белән яугирләргә озатылачак.