Әлеге күркәм традиция районда 5 дистә елдан артык яшәп килә. Бу вакыт эчендә фестиваль үсте, репертуарын баетты, талантлы башкаручыларның исемнәрен ачыклады һәм мәдәният хезмәткәрләренең берничә буынын үстерде. Смотрлар барлык авыл җирлекләрендә уза, моның өчен бөтен шартлар да бар. Ел саен мәдәният учреждениеләре төзекләндерелә, җиһазлар, яңа костюмнар сатып алына. Яңартылган күркәм, күз явын алып торган заманча мәдәният йорты бинасында беренчеләрдән булып программасын искекалмашлылар тәкъдим итте.
Якташлары әзерләгән концертны карарга килүчеләрне авыл мәдәният йорты фойесында Иске Калмаш модельле китапханәсе китапханәчеләре тематик күргәзмәләр белән каршы алды. Биредә теләүчеләр Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш уты көйдергән юллар» һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында сөйләгән «Данлыклы армия уллары» дип исемләнгән китап күргәзмәләре, якташларыбызның кылган батырлыклары, каһарманлыклары белән танышып, тамаша залына үтә торды.
Тамаша залында җыелган җыр-моң сөюче халыкны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. Ул районыбызның һәрчак бай мәдәни тормыш белән яшәвен, аның төрле сәнгать осталарына бай төбәк булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә район, республика, ил күләмендә билгеле талантлы артистларыбыз үсүенә ышаныч белдерде.
Күркәм чара программасы сәнгатьнең төрле жанрларындагы концерт номерлары белән дәвам итте. Иске Калмаш үзешчәннәре жюри һәм тамашачылар алдында сынау тотып, берсеннән-берсе матур җыр-моңнары, дәртле биюләрен тәкъдим итте. Илнур Шәмсетдинов, Рәвис Халиков, Лүзә Тимашева, Фидан Сираҗетдинов, Алсу Кудашева, Нурия Вәлиева, бертуган Сираҗетдиновлар, егетләр, кызлар вокалы башкаруында моңлы җырлар, башкорт, татар, шаян, поднос белән, “Журавли”, хәрби биюләре, нәфис сүз осталары Айсылу Сәлимгәрәева, Руниза Даутова чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Концерт бик эчтәлекле булды һәм һәр тамашачының күңелендә үтеп кереп, тирән эз калдырды.