Таулар илендә барган дәһшәтле алышта йөздән артык райондашыбыз катнаша, аларның, алтысына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Ә инде сугыш ялкынын үтеп, имин-сау туган якларга кайту бәхетенә ирешкән якташ яудашлар бергә булып, бердәм булып, бер-берсенә терәк булып яшиләр, районыбыз үсешенә үз лаеклы өлешләрен кертеп эшлиләр, яшиләр, аларның дуслыгы күп еллар дәвам итә. Хәзер инде аларның уллары ил сагында тора, Ватаныбыз бәйсезлеген яклап махсус хәрби операция бурычларны үтәүдә катнаша. Районыбызда яшәп килгән күркәм традициягә тугры калып, быел да 15 февральдә очрашып, ялкынлы яшьлек хәтирәләрен яңартты якташ яугирләр. Алдагы көнне яуда һәлак булган хезмәттәшләре турындагы якты хәтерне хөрмәтләп, алар җирләнгән авыллардагы зиратларга барып, чәчкәләр салдылар, туганнары-якыннары белән очраштылар. Район үзәгендә үткән тантанага да бердәм, күмәк җыелды алар. Тәүдә хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән һәм локаль конфликтларда катнашкан яугирләр хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчкәләр салдылар. Артабан тантаналы чара район мәдәният йортында дәвам итте. Яугир интернационалчыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләп, бер төркем якташларга Рәхмәт хатларын тапшырды, районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, әфганчы яугирләрнең район оешмасы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов чыгыш ясады. Тантана барышында мәңгелеккә 18-20 яшьлек булып калган интернационалчы якташларыбызның һәм Әфган илендәге утлы гарасатны үтеп кайтып, Ватаныбыз азатлыгы хакына янә махсус хәрби операциягә юлланган, неонацистларга каршы алышта батырларча һәлак булган хезмәттәшләре Фирур Флүр улы Солтановның истәлеге дә хөрмәтләнде. Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң район мәдәният йорты сәхнә осталарының күркәм концерты булды. Яугирләр Илдар Хәмидуллин һәм Әдип Галинның җырлы- моңлы чыгышлары да яудашлар өчен бүләк булды. Артабан якташ интернационалчылар районның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булып, аның яңартылган экспозициясе белән таныштылар. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең 8-нче санында укырга була.