Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 февраль , 14:15

Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Агымдагы уку елыннан башлангыч һәм урта сыйныфларга белем бирү программасына хезмәт дәресләре кайтарылды, моңа кадәр әлеге уку предметы “Технология” дип аталды. Быелгы уку елы башыннан кертелгән янә бер үзгәреш тормыш хәвефсезлеге дәресләре курсына яңа – Ватанны яклау блогы өстәлде.

Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Нәтиҗәдә уку предметының исеме генә түгел, программа эчтәлеге дә үзгәрде. Хәзер бу дәресләрдә көнкүрештәге, җәмәгать урыннарындагы хәвефсезлек мәсьәләләреннән тыш, гомумдәүләт иминлеген һәм илдә яшәүче халыкның хәвефсезлеген тәэмин итүче Русия Федерациясе канунияте нигезләренә, Русия Кораллы Көчләренең Гомумхәрби уставлары положениеләренә, хәрби хәрәкәтләр шартларында беренче ярдәм күрсәтү, корал белән эш иткәндә хәвефсезлек таләпләренә, пилотсыз очкычлар һәм диңгездәге пилотсыз аппаратларны куллану мәсьәләләренә кагылышлы белем-мәгълүматлар да җиткереләчәк. Курс чикләрендә укучылар строй, тактик, утлы корал белән эш итү, инженерлык, хәрби-медицина һәм техник әзерлек белемнәренә ия булачак.
“Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре” дәресләре Туган илне саклауга әзерлек һәм тормыш иминлеге мәдәниятенең нигезләрен формалаштыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу дәресләрдә алган белем укучыларга хәрби хезмәткә әзерләнергә һәм төрле дәрәҗәдәге янауларны танып белергә, конфликтлы хәлләрне йомшартырга, социаль характердагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә, гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга ярдәм итә", -– дип билгеләп үтелә әлеге уку предметы буенча белем бирү программасында.
Агымдагы елның 17 февралендә үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров: “Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге утырышын үткәргәндә безгә география укытучылары белән сөйләшергә кирәклегенә игътибар юнәлттек. Бу фән укытучылары – туган якның матурлыгы һәм байлыгы турында белем һәм төшенчә бирүчеләр. Һәм без моңа кадәр алар белән эшләмәдек. Уйлавымча, география укытучыларыннан тыш, без Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре укытучылары белән дә очрашачакбыз. Бу укытучылар – яшь буын вәкилләренә тормыш кыйммәтләрен өйрәтүчеләр”, – диде.
Быелдан башлап “Яшьләр һәм балалар” проекты чикләрендә Башкортстанда мәктәп кабинетларын заманча җиһазлар, белем һәм тәрбия бирү чаралары белән тәэмин итү күзаллана. 2025 елда республика мәктәпләренең “Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре”, шулай ук “Хезмәт” дәресләре кабинетлары җиһазланачак. Яңарту нәкъ шушы уку предметларыннан башланачак. Чөнки нәкъ шушы дәресләрдә яшь буын вәкилләре Ватаныбызны яратырга, аны сакларга һәм олы, кече Ватан иминлеге хакына хезмәт салырга өйрәнә. Шушы максатка бүленгән акчаларның гомум күләме – 203,5 млн. сум.
Әйткәндәй, мәктәпләрне җиһазлау җәһәтеннән Башкортстан лидерлар сафында булып, Русия күләмендә – дүртенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Барлык муниципаль берләшмәләрдәге 711 мәктәпкә яңа җиһазлар кайтарылачак.
Районның иң зур уку йортларының берсе булган Чакмагыш гимназиясендә дә әлеге яңартылган укыту предметы буенча белем бирүгә әзерлек яңа уку елына кадәр үк башланды. “2024-2025 уку елы алдыннан “Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре” дәресләрен укыту өчен кабинет җиһазланылып, анда яңа стендлар кайтарып урнаштырылды. Озакламый “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты чикләрендә әлеге уку кабинетында дәресләр үткәрү өчен кирәкле җиһаз-корылмалар кайтарылачак.
Гомумән алганда, гимназиядә дистә еллар дәвамында укучыларга патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият бүленә, укытучылар коллективы шушы максатта даими һәм күләмле эш алып бара. Быел Русиядә һәм республикада игълан ителгән Ватанны саклаучылар һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү еллары чикләрендә әлеге эшчәнлек тагын да активлашты. Һәр сыйныфта тематик класс сәгатьләре, башка күп төрле дәрестән тыш чаралар үтә. Шайморатовчылар сыйныфында белем алучы укучыларыбыз һәм яшьармиячеләр сафында булган 8-11 сыйныфлар егетләре республика дәрәҗәсендә, шулай ук мәктәп һәм район күләмендә үткән барлык чараларда актив катнаша. Гимназиядә белем алган элекке укучыларыбыз арасында да ватанпәрвәрлек, батырлык өлгеләре күрсәтеп, район, республика һәм илебез тарихына кереп калган каһарманнарыбыз бар. Күптән түгел мәктәбебездә дүртенче Герой партасын ачу тантанасы үтте, алдагы елларда уку йортының фасадында аларның истәлегенә тактаташлар урнаштырылган иде. Парталарның икесе Әфганстан, Чечен Республикасында хәрби бурыч үтәгәндә, янә икесе махсус хәрби операция барышында илебез бәйсезлеген яклап батырларча һәлак булган элекке укучыларыбызның якты истәлеген мәңгеләштерә. Алар – гимназиябезнең горурлыгы һәм әле мәктәптә белем алучы яшь буын вәкилләре өчен үрнәк”, – ди Чакмагыш гимназиясе директоры, җәмәгатьчелек фикере лидеры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова.
“Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре” дәресләрендә укучыларыбыз строй белән йөрү әзерлеген, тактика нигезләрен үзләштерә, карталар белән эшләргә һәм җирлектә ориентирлашырга өйрәнә, һәр гражданин өчен Ватан белән горурлану тойгысының мөһимлеге, илебезнең хәрби-техник потенциалы турында мәгълүмат үзләштерә, Русия, республика һәм районыбыз, үзебезнең мәктәптә белем алган Геройларның һәм якташ хәрбиләребезнең каһарманлыклары турындагы тарихи фактларны өйрәнә. Үсмерләр башлангыч хәрби әзерлек нигезләрен гамәлдә сыйфатлы үзләштерсен өчен практик занятиеләр үткәрелә. Күптән түгел 10-11 сыйныф укучылары катнашлыгында оештырылган “Русиягә хезмәт итәргә әзер-2025” хәрби-спорт ярышлары һәм февраль аенда мәктәптә игълан ителгән хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирү айлыгы – “Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре” дәресләрендә үзләштерелгән белемне гамәлдә куллануның ачык мисалы. Шулай ук райондагы ДОСААФ бүлекчәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, укучыларыбыз анда урнашкан тирда оештырылган барлык бәйгеләрдә һәм автоматтан ату буенча район күләмендә үткән ярышларда актив катнаша, призлы урыннар яулауга ирешә”, – ди Чакмагыш гимназиясенең “Тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре” дәресләре укытучысы, “Юнармия” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең райондагы бүлеге начальнигы Руслан Марсель улы Гыйрфанов.

Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Гимназиядә ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: