Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәренең смотр концерты “Онытылмас еллар сулышы” исеме астында үтте.
Ике сәгатьтән артык барган программа төрле иҗади номерларга бай булды: театральләштерелгән сәхнә күренешләре, патриотик җырлар, онытылмаслык музыкаль композицияләр, дәртле бию чыгышлары. Үзешчәннәр залда чын күңелдән рухи атмосфера тудырды.
«Батырлык һәм кыюлык күрсәтеп үз илен яклаган хәрбиләргә - чын патриотларга рәхмәт. Бер үк вакытта геройлар белән яшәвебез, аларның якташлары булуыбыз белән горурланабыз, аларга дан җырлыйбыз”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова.
Уздырылган чара тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде, бу хакта озак алкышлар һәм тамашачыларның эчкерсез хисләре дәлилләде.