Барлык яңалыклар

Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы

Кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә бүләк итеп бирә. Тик аның күпме булуы гына төрлечә. Озын гомер юлы үткән кешеләр аеруча бәхетледер.

Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы

Балаларын, оныкларын онык балаларын сөеп, аларның наз-сөюе, кадер-хөрмәтенә төренеп яши алу бәхетен тоеп яши алуы, озын гомерле булуы белән Чакмагыш авылында гомер кичерүче Оля Гарип кызы Насыйрова да икеләтә бәхетле кеше. Бүген аңа 100 яшь тулды! Озын гомерле юбилярның картлыгы бәхетле, бу бәхет чаткылары балкыган нурлы йөзендә чагылыш таба. Авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган “Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә ия хөрмәтле хезмәт ветеранын күркәм юбилее белән тәбрикләргә дип муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев килде. Аның “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны” медальдәре янына бүген тагын бер – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан медале өстәлде. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз.

Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Иңнәрендә бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: