Барлык яңалыклар

Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп

Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп
Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп

 

 

Быел майда илебез халкы  Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгели. Бу бәйрәм – шушы Җиңүне яулаган ветераннарга рәхмәт әйтеп, аларга олы хөрмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Чөнки дөньяны фашизм афәтеннән азат итеп, илебезнең бүгенге үсешенә, аның дөньядагы иң эре һәм көчле дәүләтләрнең берсе булып танылуына нигезне нәкъ алар салган. Хәзер аларның эшен махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз бәйсезлеген яклап  һәм тыныч тормышта  фидакарь хезмәт үрнәкләрен күрсәтеп, замандашларыбыз дәвам итә. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы илебез тарихында мәңгелек булып калачак, аларның батырлык өлгеләре бүгенге көндә дә Русиядә яшәүче һәр кешене яңа җиңүләргә рухландыра.

1941-1945 еллардагы илебез өчен сынаулы чорда миллионлаган ватандашлар белән бергә ун меңнән артык райондашыбыз да  изге яуга күтәрелә. Аларның алты меңгә якыны илебез бәйсезлеген үз гомерләрен корбан итеп яулап, туган якларга  әйләнеп кайта алмый. Җиңү белән кайткан райондашларыбыз гомерләре дәвамында тырыш хезмәтләрен туган җиребез үсешенә багышлый.

Бөек Җиңүнең сиксәненче язын  районыбыз җирлегендә яшәүче өч Бөек Ватан сугышы ветераны каршылый. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев олы хөрмәт, рәхмәт һәм горурлык хисләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәҗип Назыйф улы Әҗмәтовка, Рифгать Фаяз улы Баяновка һәм Мират Хәнәфи улы Локмановка Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан  юбилей медальләрен тапшырды. Һәр тапшырылган медаль – ул батырлык алдында баш ию билгесе, һәр ветераныбыз – җир йөзенә килгән яңа буын вәкилләре өчен чын патриотлык өлгесе.  Яшьлекләрен сугыш ялкыны көйдергән, дошманга каршы алышларда җәрәхәтләр алган һәм иң зур данлауларга лаек бу өлкәннәребез, миллионлаган совет солдатлары кебек, Җиңүне якынайтуга лаеклы өлешләрен керткәннәр һәм илебез бәйсезлеген яклап калганнар. Алар яулап алган тыныч, хәзерге җитеш тормышта яшәгән бүгенге буыннар вәкилләренең иң төп бурычы – бу яугирләрнең  каһарманлыгын һичкайчан онытмау һәм хөрмәт итү.

Ветераннар әлеге очрашуны сөенеп, Бөек Җиңү бәйрәмендәгечә, күкрәкләре медальләр белән тулы костюмнарын киеп, дулкынланып көтеп алды. Аларның әле дә күңелләре көр, кәефләре яхшы булуы һәм сугыш утында чыныккан рухлары еллар сынавына бирешмәве сөендерә. Аларның һәркайсына ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якты, аяз күк йөзе һәм  9 майда билгеләнәчәк  Бөек Җиңү иртәсе тантаналарын да шулай зур сөенеч белән каршы алуларын  телибез.

Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп
Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп
Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп
Каһарманлыклары өчен рәхмәт белдереп
Автор:Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: