Барлык яңалыклар

Мәктәп укучылары талантларын күрсәтте

Бүген район мәдәният йортының тамашалар залында “Русия мәктәп язы-2025” укучылар иҗаты төбәк фестиваленең муниципаль этабы узды.

Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын күрсәтте

 Анда мәктәп этапларында җиңеп, муниципаль этапка үтүче мәктәп коллективлары һәм ялгыз катнашучылар чыгыш ясады. Алар жюри әгъзалары хөкеменә фестивальнең “Вокал”, “Инструменталь”, “Бию”, “Театр”, “Медиа”, “Үзенчәлекле жантр”, «Беренчеләрнең кече Ватаны”, “КВН.Балалар” юнәлешләре буенча 37 номер тәкъдим итте. Тиздән нәтиҗәләр билгеле булачак. Үз номинацияләрендә иң яхшылары дип сайлап алынган җиңүчеләр 17 мартта Уфа шәһәрендә башланачак фестивальнең төбәк этабында көч сынашачак. Аларга республика этабында да уңышлар елмаюын теләп калабыз.

Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын   күрсәтте
Мәктәп укучылары талантларын күрсәтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: