Барлык яңалыклар

Ялкынлы яшьлекләрен данлап

Бөек Җиңүнең 80 елыгын каршылаган көннәрдә Русия Президенты В. В. Путин Указы белән «Бөек Җиңүгә 80 ел» медальләре тапшырылды.

Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап


Районыбызда яшәүче тыл хезмәтчәнәре район үзәк китапханәсендә чакырылып хөрмәтләнде. Биредә алар өчен мул сыйлы табын корылды. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев зур батырлык кылган райондашларына олы хөрмәтен белдереп, ихлас теләкләрен юллады.
“Чакмагыш районында бүген Бөек Ватан сугышы чорында җиңү өчен армый-талмый, көнне-төнгә ялгап хезмәт салган, 100дән артык фидакарь тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә юбилей медальләрен тапшырабыз. “Бөек Җиңүгә 80 ел" юбилей медале белән бүләкләнүегез уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Әлеге медаль Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сезнең кебек тыл хезмәтчәннәренең, концлагерьларда булган, блокада авырлыкларын кичергән ата-бабаларыбызның батырлыгын бәяләүче олы бүләк бу. Хәзерге көндә яшь егетләр ата-бабаларыбызның антына тугры калып, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшәләр. Сездәге ватанпәрвәрлек, Туган илне ярату тойгылары яшь буынга үрнәк. Алга таба да сау-сәламәт булып, якташларыбызның җиңеп кайтуларын күрергә язсын!” – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев хөрмәтле затларга рәхмәт сүзләре җиткереп.
Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ир-егетләрнең күбесе фронтка китә. Җир эшкәртү, терлек тәрбияләү, уңыш җыю һәм башка авыр эшләр күбесенчә хатын-кызларга, картларга, балаларга төшә. Тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышы чорындагы тылда үткәргән тормышлары бүгенгедәй хәтерләрендә. Эшләгәннәре өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Чакырылган кунаклар арасында районыбызның “Берёзка” ансамбленә нигез салучы 93 яшьлек Анастасия Полякова да бар иде. Яшьтәшләрен ул матур җыр белән сөендерде.
Муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Мостафина, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев тыл хезмәтчәннәренә изге теләкләрен юллады.
Котлауларга, рәхмәт сүзләренә алар бик сөенде, искә алып, «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале белән күчтәнәчләр алып килгән җитәкчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.
Чара чәй табыны артында тәмамланды.

Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Ялкынлы яшьлекләрен данлап
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: