Әлеге проектының максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан югары квалификацияле идарәчеләр резервын формалаштыру. Алар Башкортстан Респуликасының дәүләт һәм муниципаль власть органнарында һәм оешма-предприятиеләрендә эшләяәчәк.
Проект тормышка ашырыла башлаган тәүге атналарда ук анда 900дән артык гариза тапшырылды. Алар арасында безнең республикада яшәүчеләр генә түгел, башка төбәкләр яугирләре дә бар. Бу исә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең программа белән җитди кызыксынуын һәм төбәк үсешенә үз лаеклы өлешләрен кертергә омтылуларын исбатлый.
Әлеге вакытта шушы программада теркәлү этабы бара. Ул агымдагы елның 31 мартына кадәр дәвам итә.
Проектта катнашырга теләүчеләр http://героибашкортостана.рф сылтанмасы ярдәмендә бу хакта тулырак белергә һәм гариза тапшырырга мөмкин.
#ГероиБашкортостана #СВО #КадровыйРезерв #Башкортостан #РазвитиеРегиона #ВремяГероев
[Ссылка]
Герои Башкортостана
http://xn--80aaabjmvs2aeeatgqoc5h.xn--p1ai