ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 март 2025, 10:25

Аның өлеше дә бар

Быел ватаныбызны немец-фашист баскынчыларыннан азат итү өчен барган бөек ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шушы истәлекле датага әзерләнгәндә райондашларыма аның тәүге көненнән ахырынача яу яланнарында көрәшкән каһарман әтием Шәйхрахман Габдрахман улы Габдуллин турында истәлекләремне тәкъдим итәсем килә. Әлеге язма аның һәм башка миллионлаган каһарман яугирләрнең якты истәлегенә хөрмәт булып яңгырасын иде.

  Матур табигатьле Киндеркүл авылында 1916 елның 11 июнендә дөньяга килгән ул. Кечкенәдән үк кул арасына керергә туры килгән үзенә, йорт хуҗалыгында гына түгел, күмәк хуҗалыктагы эшләрдә дә ул чор балалары кулдан килгәнчә өлеш керткәннәр. Мәктәптә дә тырышлыгы белән аерылып торуы бәхәссез – югыйсә артабан да белем алып, агротехник һөнәрен үзләштерү һәркемгә дә мөмкин булмаган әле. Кызыл армиягә хәрби хезмәткә 1940 елның июнь аенда озаталар үзен. Илебезнең көн батышында элемтә взводында телефончы булып хезмәт иткән кызылармияче Габдуллин да 1941 елның 22 июненнән үк дәһшәтле Бөек Ватан сугышы ялкыны дөрләгән яланнарда илебез азатлыгы хакына көрәшә башлый. Бу чорда инде ул сапер хезмәтен үти. Үкенечле чигенү юлларында дошман һөҗүмен тоткарлау хакына аңа юлларны һәм күперләрне, күп кенә корылмаларны шартлатырга да туры килгәндер, зур югалтулар кичереп, яу яланнарында күп дусларын мәңгелеккә югалтып, чигенү әченүләрен дә йөрәгенә сыйдырырга туры килгәндер. Шул 1941 елның сентябреннән ул укчы полкта хезмәт итә баш лаган. Ә бит ул болар турында һич сөйләргә яратмады – күңеле әрнегәндер-сыкрагандыр, күрә сең… Шул елда аңа Мәскәүдә, Октябрь революциясенең чираттагы еллыгы хөрмәтенә Кызыл мәйданда үткән легендар парадта да катнашу насыйп бул ган. Биредән алар турыга яуга юнәлгән һәм Мәскәү янында фашистларга беренче җимергеч һөҗүм ясап, чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Әтием дошманнарны тәүдә Көнбатыш, артабан Калинин һәм Ленинград фронтларында кыйраткан, II һәм III Белоруссия фронтларында фашист илбасарларын үз өңнәренә кадәр куып барган. Авыр яралангач, ут эченнән үзен этләр җигелгән җиңел чана да алып чыгуларын яхшы хәтерләп сөйли иде. Артабан үзенә дә берара шундый этләр белән эш итүче аерым батальонда отделение командиры булып хезмәт итәргә туры килгән. Тәүге елларда сапер буларак күбрәк җимерергә туры килә, дошманны куып барганда аларга юллар, күперләр һәм башка корылмаларны төзеп аякка бастырырга, төрле шартлаткыч матдәләрне зарарсызландырып, гаскәри бурычларның уңышлы үтәлешен тәэмин итәргә насыйп булган. Утлар-сулар кичеп, мең үлемнән калып, Бөек Җиңү таңын Кенигсберг шәһәре тирәсен мина һәм башка шартлаткыч матдәләрдән тазартып каршылый әтием. Йортыннан чыгып китүгә төгәл алты ел дигәндә – 1946 елның июнендә демобилизацияләнеп туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Утлар-сулар кичкән утыз яшьлек узаман егетнең киң күкрәген яу кырларында күрсәткән каһарманлыклары өчен медальләр бизи, өстәвенә күп санлы Рәхмәт хатлары да аның батыр көрәшче булуын дәлилли. Яудан кайту белән туган колхозында яңадан агротехник һөнәренә керешә – иркен кырларда иген, мал азыгы культуралары үстерүгә үз өлешен кертә. Авылдашы Мөкәрәмә Фәхретдин кызы Ситдикованы гомерлек яры итеп сайлап, матур гаилә коралар, анда кадер хөрмәт эчендә без яхшы тәрбия алып үстек. 1921 елгы әниебез сугыш чорының бөтен михнәтләрен татыган кеше иде, төрле авырлыклар кичерсә дә, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәде. Ятимлек газапларын, көч җитмәстәй авыр эшләрне иңнәрендә күтәргән, өстәвенә үзеннән кече энесен дә карарга кодрәт таба алган. Колхоз эшеннән тыш, торфчы гаруга да җибәргәннәр үзен, анда да һич сынатмаган. Алда хәбәр итүемчә, әтиебез бервакытта да күкрәк сугып, үзенә ниндидер өстенлекләр юллап йөрүне хуп күрмәде. Чын фронтовиклар ия булган “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләр өчен”, “Ленинградны обороналаган өчен”, “Кениг сбергны азат иткән өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен” һәм башка медальләре янына Җиңүнең юбилей медальләре, “Хезмәт ветераны” дигәне өстәлде, 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы орденын да тактылар әле аңа. Берничә мәртәбә үзе азат итүдә катнашкан Волхов һәм Ленинград өлкәләрендә ветераннар очрашуларында булып кайту да насыйп булды үзенә. Колхозда эшләгәне өчен лаеклы бүләкләнеп, хаклы ялга чыкты. Әмма сугышта алган яралары һәм контузияләре генә гомерен кыскартты үзенең – 1990 елның 13 августында – дистә еллап инсульт нәтиҗәләре белән көрәшеп, җитмеш бишенче яшенә чыгып, үз түрендә, хәләле һәм балалары-оныкла рының хөрмәтле тәрбиясендә гүр иясе булды. Туган авылы зиратында каберен һәрчак карап тәрбияләп тотабыз, һәр ел якты истәлеген хөрмәтләп Коръән табыннары үткәрү дә гадә тебезгә керде. Батырларның даны үлемсез, диләр – хак сүзләр бу. Яу кырларында җанын-тәнен аямаган хөрмәтле әтиебезнең дә моннан 80 ел элек яулаган Бөек Җиңүгә каһарманлык бәрабә ренә керткән өлеше зур. Әле, илебезнең көнбатыш төбәген дә яңадан баш күтәрергә маташкан нацизм, фашизм күре нешләрен тамырыннан юк итү гә юнәлтелгән махсус хәрби операция барышында да әтием кебек кыю яугирләрнең данлы эшләрен дәвам иттерүчеләр арасында авылдашларым булуын да яхшы беләм. Аларга тиз арада Җиңү яулап, туган йортларына, якыннары янына исән имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын, дип телим.

Автор:Фәзимә Габдуллина, хезмәт ветераны. Уфа шәһәре.
Читайте нас