ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 март 2025, 05:05

Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле

2020 елның апрель аенда старт алган “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм" проекты өлкәннәрне җәлеп итә.

Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтлеЧакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле

 

Өлкән яшьтәгеләр өчен актив ял төбәктә Владимир Путин гамәлгә куйган «Демография» һәм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" күргәзмәсе иң уңай бәяләмәләрне ала. Ул зур социаль әһәмияткә ия, катнашучыларга туган ягын яхшырак белергә, үзе өчен яңалыклар ачарга булышып кына калмыйча, өлкән буын вәкилләре өчен дә мөһим булган аралашу, актив ял итү мөмкинлекләре тудыра.
"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" да Башкортстан территориясендә даими теркәлгән гражданнар: 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ирләр, я вакытыннан алда пенсиягә чыккан кешеләр катнаша ала. Алар өчен республиканың табигый, мәдәни-тарихи, дини объектларына бару өчен бер көнлек маршрутлар эшләнгән. Проектта катнашу бушлай.Бу проект өлкәннәрнең саулыгын ныгытуга, социаль активлык чорын озынайтуга юнәлтелгән.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылган проект биш ел эчендә барлыгы 1 миллионнан артык кешене берләштергән.
2024 елда проектта 470 меңнән артык өлкәннәр катнашкан. Юнәлешләр арасында туризм алда бара: 56 меңнән артык кеше экскурсияләргә барган, «Сәламәтлек» юнәлеше буенча «Йөрәк маршруты» акцияләре һәм профилактик караулар 35 мең кешене берләштергән, ә физкультура-сәламәтләндерү чаралары 250 мең гражданны җәлеп иткән. Шуларның 3626сы ГТО нормативларын тапшырган өчен 10 мең сумлык сертификатларга ия булган. Мәдәни чараларда 200 мең кеше катнашкан.
Республикада 900 меңнән артык өлкән буын гражданы яши. 2020-2024 елларда «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомер итүенә, сыйфатлы яшәвенә шартлар тудыруга, гражданнарның сәламәт яшәү рәвеше алып баруына кызыксыну тудыруга юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырылган.
Мәсәлән, 2021-2024 елларга әлеге проектны тормышка ашыру чорында аңа барлыгы 1,1 млн. нан артык кеше җәлеп ителгән, 2024 ел нәтиҗәләре буенча – 470 меңгә якын кеше. Чаралар планын үтәү 7 юнәлеш буенча каралган: “Сәламәтлек”, “Өлкән буын гражданнарын укыту”, “Туризм”, “Физик культура, “Мәдәният һәм иҗат, “Волонтерлык һәм остазлык”, “Өлкән буын гражданнарының мәшгульлеге һәм керемнәр дәрәҗәсен күтәрү". Һәр бүлек үз эченә күптөрле чараларны берләштерә. Аларның гомуми саны 36 тәшкил итә. Проектның һәр бүлеге буенча җаваплы башкаручылар булып Башкортстан Республикасының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук коммерциягә карамаган оешмалар тора.
Без әлеге программаны берничә ел элек өлкән буын вәкилләре өчен булдырырга уйладык. Чөнки аларның күбесенең Башкортстанда гомер буе яшәп, республика буйлап йөреп, аның матурлыгын күреп өлгермәвен гаделсезлек, дип таптык. 2020нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр программа 34 меңнән артык кешене колачлады. Проектта катнашкан туроператорлар төрле катлаулылыктагы маршрутлар эшли. Һәр сәфәрдә кызыклы мастер-класслар планлаштырылган, – дип билгеләде Радий Фәрит улы үзенең бер чыгышында.

“Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм.” Проекты – районыбызда да уңышлы тормышка ашырыла.
Башкорстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылган “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты чикләрендә Чакмагыш районының өлкән буын вәкилләре өчен сәяхәтләр оештырыла.
2021 елда мондый сәяхәттә – 21, 2022 елда – 251, 2023 елда – 510, 2024 елда 601 өлкән райондашыбыз катнашкан.
“Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты өлкән яшьтәгеләр өчен гид-экскурсовод озатуында төбәкнең истәлекле урыннары буйлап бер яки ике көнлек социаль турлар оештыруны күзаллаган проект.

“Көмеш” ветераннарыбыз башкалабыз Уфага, “Торатау” комплексы һәм “Суфыя” мәчете, “Алая роза” сәламәтләндерү комплексы, Бөре шәһәренә сәяхәткә барып кайтты. Бөре – борынгы сәүдәгәрләр шәһәре. Чакмагышлылар анда Бөре тарихи музеенда, Изге Троица соборында, Михайло-Архангельский гыйбадәтханәсендә, Октябрь мәйданында, “Соколок” паркында һәм сәүдәгәр Чирков кибетендә булдылар. Сәяхәтчеләрне экскурсовод озата йөрде, ул Бөре шәһәренең истәлекле урыннары, сәүдәгәрләр һәм аларның йортлары турында кызыклы итеп сөйләде.
Өлкән буын вәкилләре Уфага сәяхәттә Милли музейда, лимонарийда булдылар һәм Агыйдел буйлап теплоходта йөзделәр. Сәяхәткә барып кайтучылар шундый матур урыннарга бару мөмкинлеген тудырган өчен Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерә.
“Республика буйлап сәяхәт итәргә Радий Хәбиров тәкъдиме белән “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” программасы ярдәмендә мөмкин булды. Проект буенча өлкәннәр елына бер тапкыр республика буенча бер көнлек бушлай турга бара ала. Бу мөмкинлек белән 60тан өлкән ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт стажы буенча лаеклы ялга чыгучылар куллана ала, - дип ассызыклады районыбызның ветераннар советы рәисе, җәмәгать эшлеклесе Идгар Габдрахман улы Еникеев.
Моннан тыш, районыбызның өлкән буын вәкилләре спорт ярышларында теләп, күңел биреп катнашалар.
“Физкультура белән даими шөгыльләнү – актив рәвештә озак яшәүнең бер төре”, – ди районыбызның актив өлкәннәрен җитәкләп, алырны сәламәт тормыш юлыннан алып баручы Фәнилә Шәфыйкова.
Районыбызның 50 яшьтән өлкән буын вәкилләре “Хәрәкәт – ул тормыш” фестивалендә дә актив катнашып, Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) фестивале нормативларын тапшыра.
Буш вакытларында да тик тормый районыбыз өлкәннәре: бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау, токмач кисү, чәк-чәк әзерләү эшчәнлегендә актив катнаша.
Мәсәлән, күптән түгел М. Шәйморатов исемендәге штаб волонтеры Ирина Хәбиб кызы Мансурова һәм көмеш волонтер Лида Әмир кызы Багданова Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләрен үрү буенча осталык дәресе үткәрделәр.
Кайбер өлкән буын кешеләренә Уфада бер тапкыр да булырга насыйп булмый. Менә шундый яшәүчеләр өчен бу программа сәяхәт кылу мөмкинлеге тудыра да. Алар яңа кешеләр белән таныша, аралаша. Лаеклы ялга чыккан кешене бу программа ялгызлыктан йолып ала, – ди Радий Фәрит улы.

«Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» программасы 2025 елда да дәвам итәчәк, аны финанслау мөмкинлеге уңай хәл ителә.

Сүз уңаеннан, 2024 елда республикада туризм инфраструктурасын үстерү өчен федераль бюджеттан 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Экскурсия проектында катнашу өчен “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” сайтында теркәлергә һәм үзегез өчен уңайлы маршрут һәм көн сайлап, берәр сәфәргә язылырга кирәк. Язылуда кыенлыклар килеп чыкса, район хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз, анда сезгә ярдәм итәрләр.

Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Чакмагышлылар “Башкортстан озын гомерлелеге”нә рәхмәтле
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас