ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 март 2025, 05:40

Кыюлыгы сокландыра

Гөлназ Чакмагыш мәктәбендә урта белемгә ия булганнан соң, һич икеләнмичә Уфа медицина училищесына документлар тапшыра. Ак халатлар киеп изге эш башкару була аның теләге. Бар күңелен биреп, тырышып укып максатына ирешә ул.

 Дипломлы яшь белгечнең шәһәрдә калу мөмкинлеге дә була. Әмма ул әнисе Роза Камил кызын, әтисе Миңнегали Миңниәхмәт улын сөендереп, туган ягына кайта. Район дәваханәсенең хирургия бүлегендә анестезиолог булып матур гына эшләп китә, тиз арада коллектив ихтирамын яулый. Шулай ел арты еллар үтә, һөнәренең үтә дә җаваплы булуын аңлап-белеп эшләгәч, уңышлар да көттерми, Мактау грамоталарына ия була, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Хәзер ул үзе яшьләр остазы. Афәтле чир — пандемия башлангач та Гөлназ Миңнегали кызы кызыл зонада булды, райондашларының гомерен саклап калу өчен көрәште. Гөлназ Миңнегали кызы гаиләле, гомер юлдашы Алик (Себер тарафларында хезмәт сала) белән күркәм тормыш коралар, уллары Айваз, кызлары София үсеп буй җиткерә. Айваз — төзүче- инженер, София — Уфа Фән һәм технологияләр университетының дүртенче курс студенткасы. Илебезгә куркыныч янаганда тыныч күңел белән яшәү мөмкин түгелдер. Махсус хәрби операция барышында байтак райондашларыбыз ил чакыруы буенча көрәшкә күтәрелде. Алар арасында безнең гүзәл затларыбыз да бар. Бу хәл вакыйгага Гөлназ Миңнегали кызы да битараф кала алмады. Тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре һәркайда кирәк, яу кырында бигрәк тә дип уйлый ул. Тыйнак, сабыр, юаш табигатъле ханымның тәвәккәллегенә аптыраучылар да булгандыр, әлбәттә. Әмма аның кыюлыгы батырлык үр нәге буларак сокландыра да. Командованиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе — ватанпар вәрлегенең дәлиле. Ул хатта җитәкчелек якта- шыбызга махсус хәрби опера циянең бурычларын үтәүче без нең хәрбиләргә медицина ярдә ме күрсәтүне оештыруга керт кән өлеше, хезмәттәшләренә ихлас мөгамәләсе өчен рәхмәт өчен белдерә, уртак Жиңү өчен, бердәм һәм көчле Русиябез хакына зур уңышларга ирешүен тели. Без дә якташыбызның уңыш ларына сөенәбез, барлык яугир ләрнең туган якларына исән имин әйләнеп кайтуларын, җир йөзендә тынычлык урнашуын телибез. Язмамны Гөлназыбызның әтисе язган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә. Ул аны кызына — күз нурына атап язган: «Чакмагышлар — чакматашлар, дигән Сүзләрне сез исбат иттегез. Русиянең тынычлыгы өчен Фронт юлларыннан үттегез. Пандемияләре килеп кергәч, Куркып торулардан читләштең. Кызыл сызыкларны атлап үтеп, Халык гомере өчен көрәштең. Юаш кына идең үскән чакта, Каян килгән сиңа бу батырлык?! Илебез кушкач яу кырына киттең, Гамәлеңә шаклар катарлык. Гөлназ кызым, исән-имин йөре, Син һәрвакыт безнең йөрәктә. Батырлыкларыгыз җиңү яулар Барыбыз да шул ук теләктә.

Автор:Рәзифә Сәхапова
Читайте нас