Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Чараны ачу тантанасында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча муниципаль координатор Руслан Марсель улы Гыйрфанов, урындагы ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Ринат Раян улы Ризванов, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов, Балалар иҗат үзәге методисты Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина, «Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева катнашты. “Аҗаган” уены һәр баланы кыюрак, көчлерәк, җаваплырак булырга һәм тактик фикер йөртергә өйрәтә. Ул мәктәпләрдә үткәрелүче иң яраткан уеннарның берсе булып, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бер ысулы санала. Аның максаты – укучыларда Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, җаваплылык хисләре, тапкырлык, җитезлек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү. Хәрби-патриотик уенда катнашучылар “Сафта бару” һәм “Ату әзерлеге”, “Русия дәүләтчелеге нигезләре”, “Штурмовиклар ярышлары” (ату), “Көч күнегүләре”, “Хәрби эстафета”, “Тактик медицина”, “Автоматны сүтеп җыю” һәм башка ярышларда сынаулар уздылар. Барлык командалар да сынауларны уңышлы үтеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең киләсе санында таныша аласыз.