ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 март 2025, 09:00

Гимназиянең 4нче сыйныф укучылары концерт куйды

19 мартта Чакмагыш гимназиясенең тамашалар залында 4 нче сыйныф укучылары катнашлыгында үзешчән сәнгать смотры концерты узды.

Гимназиянең 4нче сыйныф укучылары  концерт куйдыГимназиянең 4нче сыйныф укучылары  концерт куйды
Гимназиянең 4нче сыйныф укучылары концерт куйды

Чара Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Концерт һәммәсенә дә тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искәртте. Сәхнәдән патриотик музыкаль номерлар яңгырады. Укучыларның матур бию номерлары тамашачыларны шул ерак еллар мохитенә күчереп, совет халкының батырлыгын һәм ныклыгын искә төшерде. Моннан тыш чарага инструменталь көйләр дә бик яхшы өстәмә булды. Тамашачылар балаларның чыгышларын кызыксынып күзәттеләр, аларның зур тырышлыкларын һәм ихласлыгын билгеләп үттеләр. Концерт барышында дүртенче сыйныф укучыларының чыгышларына жюри әгъзалары бәһа бирде. Чара чын күңел бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучылар да шатлык һәм ял минутлары өчен рәхмәт әйтеп, чарадан яхшы кәеф белән таралыштылар.

Гимназиянең 4нче сыйныф укучылары  концерт куйды
Гимназиянең 4нче сыйныф укучылары  концерт куйды
Гимназиянең 4нче сыйныф укучылары концерт куйды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас