+21 °С
Болытлы
Аларны исән чагында хөрмәтләү, искә алу – һәркайсыбызның изге бурычы. Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсе табиблары аларның өйләренә барып сәламәтлекләрен тикшергән. “Без һәрвакыт ветераннарыбызны искә алабыз, ә Җиңү көне алдыннан медикларның киңәйтелгән составы белән ветераннарның хәлен белеп кайтырга булдык. Медицина хезмәтләндерүеннән тыш, алар бит кайгыртуга һәм игътибарга да мохтаҗ. Шуңа күрә табиблар белән очрашу-аралашу, хөрмәтле өлкәннәребезне тыңлау, әхлакый ярдәм итү мөмкинлеге дә ул. Хөрмәтле өлкән яшьтәге ветераннарыбыз өчен аларны хәтерләүләрен, кадерләүләрен һәм алар турында кайгыртуларын тою бик мөһим”, – диләр районыбыз медицина хезмәткәрләре. Илсөяр Гайсина