ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 Марта 2025, 06:30

Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп

21 мартта Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләре Киндеркүл авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә тапшырылды.

Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләпТыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп

2025 ел – Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее елы. Бөек Ватан сугышы бер гаиләне дә читләп узмады. Күпләрне ул балачактан һәм яшьлектән мәхрүм итте, күпләрнең язмышларын сызып ташлады. Илебез өчен авыр булган вакыйгалар истәлеге һәр гаиләдә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Сугыштан соң туган, фронтта сугышып, тылда эшләп, җиңү яулаган кешеләргә булган горурлык һәм рәхмәт хисләребезне белдерү өчен сүзләр табуы кыен. Тыл хезмәтчәннәре күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булып тора. Аларның җилкәләре артында күпьеллык авыр хезмәт юлы. Тормышларының иң якты чоры иң авыр вакытларга туры килә аларның. Ул авыр вакытлар турында истәлекләр әле дә аларның йөрәкләрендә саклана. Ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Аларга ныклы сәламәтлек,озын гомер, күңел күтәренкелеге телибез.

Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас