ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Бөек Җиңүгә - 80 ел
8 Апреля 2025, 12:00

Алар – тарихи вакыйгалар шаһиты

2025 ел – безнең барыбыз өчен дә истәлекле ел. Ул – Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее елы.

Алар – тарихи вакыйгалар шаһитыАлар – тарихи вакыйгалар шаһиты
Алар – тарихи вакыйгалар шаһиты


Бөек Ватан сугышы һәр совет гаиләсенә кагылды. Күпләрне ул балачактан һәм яшьлектән мәхрүм итте, күпләрнең язмышларын сызып ташлады. Илебез өчен авыр булган вакыйгалар истәлеге һәр гаиләдә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Сугыштан соң туган, фронтта хезмәт салып, тылда эшләп, җиңү яулаган кешеләргә булган горурлык һәм рәхмәт хисләребезне белдерү өчен сүзләр табуы кыен.
Күптән түгел Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, ветераннар советы рәисе Рамил Шәймөхәммәтов, Киндеркүл авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева, Яшьләр эшләре буенча белгечләр тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 80 ел» медальләрен тапшырды.
Тыл хезмәтчәннәре күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булып тора. Аларның җилкәләре артында күпьеллык авыр хезмәт юлы. Тормышларының иң якты чоры иң авыр вакытларга туры килә аларның. Ул авыр вакытлар турында истәлекләр әле дә аларның йөрәкләрендә саклана. Ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас