Аны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелеге, Киндеркүл авыл клубы вәкилләре олуг юбилее белән котлады. Күркәм котлау-теләкләргә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе Мөнирә Мөхәммәтшина да кушылды.
Мөфлиха Фәтхелбаян кызы Кушнаренко районының Бакай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь була. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен" – бу сүзләр аның өчен тормыш канунына әверелә. Ул, көчен кызганмыйча, 10-12 сәгать эшли. Гади кешеләр җилкәсенә никадәр авыр сынаулар төшә, алар җиңүне фронтта якынайта.
Мөфлиха Фәтхелбаян кызы бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия, ул Бөек Җиңүнең 50, 60, 70, 75, 80 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Без дә изге теләкләргә кушылып, Мөфлихә әбине олуг юбилее белән котлап, тыл ветеранына ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.