ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 апрель 2025, 05:05

Җиңү белән кайт, укучым!

Дөньяда бик күп кирәкле һөнәрләр бар, ләкин араларындагы берсенең, илдә өлечшә мобилизация игълан ителгәч, кешеләр өчен аеруча мөһим икәне тагы да ачыкланды. Алар — медицина хезмәткәрләре: табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары.

Җиңү белән кайт, укучым!Җиңү белән кайт, укучым!
Җиңү белән кайт, укучым!

 Гиппократ антына тугры калучы бу һөнәр ияләре сугыш яланындагы бик күп яугирләребезнең гомерен саклап калуы белән һәрчак хөрмәткә лаек. “Еврей” позывноен йөрткән укучым – махсус хәрби операция башлангач, аның территориясендә контракт нигезендә хезмәт итә башлаган солдатларның берсе. Аның махсус хәрби операциядә катнаша башлавына 2 ел тулды. Шул дәвер эчендә 29 яшьлек укучым данлы сугышчан юл узарга өлгерә. Беренче сентябрьдә класска килеп кердем. Ак бантик таккан кызлар, башлангыч сыйныфларны тәмамлап, үзләрен бик өлкәнгә санаган малайлар утыра. Шунда алгы партадагы ап ачык зәңгәр күзле, сары чәчле бәләкәй генә малайга күзем төште. Карашында самимилык, кызыксыну һәм олы ышаныч ята. Сыйныфтагы тыныч малайларның берсе булып чыкты. Алты ел буена мин аңа бер тапкыр да кисәтү ясамадым. Чөнки кисәтү ясарлык берни дә юк, хәтта кызларга ишек ачып чыгара иде ул, кычкырыпта сөйләшми иде. Гаиләсе бик әйбәт, эшчәннәр. Әнисе классның ата-аналар комитеты җитәкчесе булды. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә: « Эшлибез аны, Сәрия Сәгыйтовна», – дип җаваплый торган иделәр әнисе Ирина белән әтисе Илшат. Чынлапта, класстагы ремонт эшләре вакытында да Илшат белән Ирина алдан йөрде. Укучыларның яшәү шартларын карап, йортларга йөргәндә аларның бүлмәсендә калын-калын энциклопедияләр, китаплар күрә идем. “Тарих белән бик кызыксына”, – диде Ирина. Һәм бу кызыксынуы укучым тугызынчы классны тә мамлаганнан соң медицина колледжында фельдшер һөнәрен үзләштергәндә дә бик файдага була. Бөек Ватан сугышы тарихы турында яхшы чыгышлар ясый, тарих фәненнән зачетларын автомат рәвештә тапшыра ул. Артабан тимер юл гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына, хезмәтен тутырып кайткач, туган авылыбызда үзәк дәваханәдә хирургия бүлегендә хезмәт юлын башлый. Нефть һәм газ чыгару компаниясендә эшләгән вакытында махсус хәрби операция зонасына барырга карар итә. Әнисе Иринадан укучым хәрби бәрелешләр барган зонага юллана дигән хәбәр килгәчтә мин әллә нишләп киттем... Китәр алдыннан янына барып, үзе белән дә сөйләштем. Дул кынлануымны, күз яшемне күрсәтмәскә тырыштым инде. “Ни өчен барырга уйладың?” – дип сорамадым мин аңардан. Әле дә истә, мәктәптә укыган вакытында «Нәрсә ул батырлык» дигән тәрбия сәгатендә ул карт картәтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары – Ильяс Фазлыйәхмәт улы Әхмәтов һәм Василий Васильевич Зотов турында горурланып сөйләде, аларның беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнарын күрсәтте. «Минем карт картәтиләрем кебек хәрби кеше буласым килә», – дип әйткән иде. Денисның әнисенә хөрмәте бик зур. Кызганычка каршы, әтисе вафат булды. «Әни, минем карарны син хупларсың, дип ышанам», – ди әнисенә улы. «Бар көчеңне тупларга кирәк инде,улым», –ди Ирина, елага нын улына күрсәтмәскә тырыша. Укучым бала чактагы фотоларында гел уенчык корал тотып төшкән. «Кечкенә чагында, магазинга барсак , кәнфит мазар сорамый, күзе гел уенчык коралга төшә иде. Яшьтәш малайлар белән дә гел атышлы уйный иде. Барып берни кадәр торгач штурмга җибәрделәр. Һәм шунда берничә көн хәбәре булмады. Менә шыл тыратыр, менә шылтыратыр, дип, кулымнан телефонымны төшермәдем. Ә ул яраланган булган икән...Телевизордан Ска- бееваның тапшыруында Де нисның батырлыгы турында тап шыру да булган... Ә мин, бер тапшыруны да калдырмаган кеше, дулкынлануымнан улым- ны да танымаганмын», – дип сөйләде миңа Ирина. Шуны да өстик, Иринаның тәрбиягә алган “Тайпан” позывноен йөртүче улы да махсус хәрби операция бурычларын үти. “Хәзер барысы да башкача. Иртән алар турын да уйлап уянам,кич ятканда да уемда – алар. Миннән бары бер теләк: исән генә була күрсеннәр! Күрешергә насыйп булсын! Уллары өчен борчылып, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен аналарның алларында башымны иям. Туган җире биргән белем һәм һөнәре белән Денис бик тиз сугышчан дуслары алдында абруй казана. Беренче айларны ул фельдшер була. Каушап-югалып калмыйча, тиз арада дөрес һәм бе ренче ярдәм күрсәткән укучым бераздан медицина взводына җитәкчелек итә башлый. Физик яктан чыныккан булуы – зур ярдәм. Чөнки авыр хәрби кием, медик сумкасын күтәрүдән тыш, яралыны да ташырга туры килә. Табиб – һөнәр генә түгел, ул кешегә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, күңел омтылышы, яшәү рәвеше икәнлеге хәрби шартларда аеруча ачык күренә бит.... «Яралы солдатларның исән калуы миңа көч бирә, – ди укучым. – Кайсы берләре, интернет аша эзләп табып, рәхмәтен җиткерә». Штурмнар вакытында яралана укучым, янына гына дрон шартлаткыч ташлап китә. Үзләренең бүлегенә пилотсыз очкыч биргәч, үзе дә дронга идарә итеп, һавага күтәрә башлый. «Бу безнең сугышчыларны югалтуларны күпкә азайтты. Очкыч ярдәмендә яралының кайтарафта икәнен белә алабыз»,– ди ул. Әнисе дөрес рухи тәрбия биргән улына. Ул бер дә үзгәрмәгән, икенче тапкыр ялга кайткач, шул ук тыныч, сабыр, оялчан егет килеп керде минем яныма. Кыенсынып кына күчтәнәчен сузды, елмаеп кына сөйләшә. Ә төпле, дөрес итеп фикер йөртүе, дөньяга карашы үзгәрүе – яшь булса да, утны-суны кичүен дәлилли. Чынлап та, медицинада очраклы кешеләр була алмыйдыр. Гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау – бу бәя бирге сез сыйфатлар укучыма бигрәк тә хас. «Тыныч тормышта яшәгән яшьләргә, райондашларыңа нинди киңәшләреңне әйтер идең?» – дип сорыйм аңардан. «Махсус операция аркасында кешеләрнең бик күп нәрсәгә карашы үзгәрде. Бу вакыйгалар күпләрне бүгенге тормышыннан тәм табарга, янәшәдәге якын кешеләренең кадерен белергә өйрәтте. Мондый хәрби алышлар булмасын иде... Тыныч тормышта матур итеп яшәргә кирәк. Аннан, физик яктан да, рухи яктан да көчле тәрбияләргә кирәк үзеңне. Әгәр вакытны кире кайтарып, тагы сайлау мөмкинчелеге булса, мин тагыда шушы юлны сайлар идем, контракт белән китер идем. Ватан өчен үз гомерен аямаган дусларымның батырлык хакын төшермәс өчен булса да... Аннан, Туган илне саклау бурычы безнең буынгада килгән икән – димәк, үтәргә кирәк. Райондашыбызның кыюлыгын, үз үзен аямыйча хәрби бурычын үтәвен хәрби җитәкчелек тә күрә, бәяли. Денисның түшен Георгий Жуков медале бизи. Районыбызда хәзер инде өч ел дәвамында гуманитар ярдәм җыю зур колач алды. Якташ ларыбыз, күрше-тирә район нарда яшәүчеләр бу эшкә дәр рәү кушылды. Чакмагыш районы хакимияте волонтерларга зур ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле утыз тапкыр йөк автомобильләрендә тонналаган азык-төлек, медикаментлар, башка төрле кирәк-яраклар җибәрелде. Кыска вакытлы ялга кайткан укучымны тагын махсус хәрби операциягә озаттык. Мин әнисеннән гел аның хакында сорашып торам. Хәбәр булган саен шатланам. Әле синең бу җирдә башкарырга тиешле эшләрең шактый: өйләнәсең, балалар үстереп, нәселдә вамчыларыңны калдырасың бар. Сине өйдә газиз әниең, туганнарың, авылдашларың көтә. Исән-имин Җиңү белән әйләнеп кайт, укучым. Синең өчен гел догада мин. Синең батырлыгың белән горурланып, яраткан класс җитәкчең.

Автор:Сәрия вахиТова, Чакмагыш авылы.
Читайте нас