

Бөтен дөньяны фашизм коллыгы янавыннан азат иткән каһарман ватандашларыбызның тиңдәшсез батырлыгы, үз үзләрен аямыйча көрәшүе белән яуланган Җиңү таңы атуга быел 80 ел тула. Дистә меңнән артык каһарман чакмагышлыларның да
лаеклы зур өлеше бар анда. Шул яугирләребезнең яртысыннан күбрәге бу Җиңүгә ирешүгә бернәрсә белән дә бәһалап булмый торган хак – гомерләрен корбан итү белән өлеш керткән. Яу яланнарыннан исән кайту бәхетенә ирешкәннәрен дә вакыт аямый: ут-сулар кичкән яугирләребезнең күпчелеге якты дөньяда юк инде. Әлеге юбилей елын районыбызда бары тик өч Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары – Имәнлекулдан Нәҗип Назыйфулла улы Әҗмәтов, Иске Үзмәштән Рифгать Фаяз улы Баянов һәм Сыйрышбаштан Мират Хәнәфи улы Локманов кына каршы ала. Бу каһарманнар туганнары һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә, район һәм биләмәләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелекнең игътибары-ихтирамында һәм хәстәрлегендә бер гасырлык юбилейларын тутырып килә инде. Бәйрәм алдыннан хөрмәтле ил агаларының бай тормыш юлларына байкау ясап алыйк әле. Аларның һәркайсы зур игътибарга, ихтирамга лаек. Тәүге язмабыз – Иске Үзмәш авылында күркәм гомер йомга гын сүтүче хөрмәтле ил агасы Рифгать Фаяз улы Баянов турында. Качылга елгасының таллары ышыгында сыенып утырган гүзәл табигатьле Иске Үзмәш авылында 1927 елның 1 сентябрендә авыл уңганнары Фаяз һәм Разия Баяновларның биш балалы гаиләсендә өченчесе булып дөньяга килгән ул. Кечкенәдән туган кырларыннан көч алып, кул арасына кереп, хезмәттә чыныгып үсә Рифгать. Митрә Әюп сигезъеллык мәктәбендә йөгерек үсмер чагы төрле шуклыклары белән сизелми дә үтеп китә, диярлек. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган җәйдә ундүрте дә тулмаган Рифгать өлкәннәрне ил сагына озату, хуҗалыкта үзе кебек үсмерләр, хатын-кызлар һәм өлкән агай апалар иңенә калган авыр хезмәтне башкару елларын бүген дә моңсу хәтирәләр итеп саклый. Ул чакта һәммәсе дә уртак теләк – ничектә булса Җиңү таңын якынайту максаты белән ал-ял белми тырышлык сала. Кичәге бергә уйнап үскән үсмерләрнең яше тулып солдат каешы буулары, ерак тарафлардан килгән кайгылы хәбәрләр, башка авырлыклар да бергә күтәрелә, аны һәм башка яшьтәшләрен чыныктыра гына бара. Унҗидесе тулган 1944 елда Рифгатьне Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакыралар. Авылдашлары, якыннарының изге фатихасын алып, дусты Хәсәнҗан идарә иткән ат арбасында ул Бүздәк станциясенә юнәлә. Ырынбур өлкәсе Тоцк шәһәр чеге янындагы хәрби әзерлек пунктында аларны алты айлап
сугышчы һөнәрләренә өйрәтәләр. Артабан Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәренә – эчке гаскәрләр сафларына юллана алар. Биредә әсир немец солдатларын саклап һәм озатып йөртү бурычы йөкләтелә. “20-30ар әсирне сафка тезеп шахтага кадәр озатып алып барабыз. Сменалары беткәннән соң забойдан каршы алабыз һәм шулай ук озатып лагерьга кайтарабыз. Һәркайсын барлап, биредәге сакчыларга тапшырабыз. Аларны өчәр сменага озатып бару безнең өстә иде. Моннан тыш, төнлә лагерьны каравыллау буенча вахталарда тора идек,” – дип хәтерли ул елларны хөрмәтле ветеран ага. Артабан Рифгать Фаяз улы Латвия территориясенә күчерелә. Немец фашистларыннан күптән түгел генә азат ителгән бу төбәктә дошман белән хезмәттәшлекләре өчен хөкем ителгән сатлыкҗаннарны махсус эшелоннардан Воркута шахталарына кадәр озатып барырга да туры килә, урманнарда һәм аулак хуторларда калган кораллы бандит формированиеләрен юк итү өчен аяусыз көрәшләрдә дә катнаша. Ә атышлар арасында җәрәхәтсез дә булмый. Яшь тәндә яралар тиз төзәлә, яугир якташыбыз яңадан тыныч тормыш урнаштыруга комачаулык тудыручыларны урманнарда эзәрлекли. “Кара мәче” дип аталган бандитлар төркемен бик озак эзли алар, җәй урман эченнән, көзләрен, кышларын хуторлардан эзләп табуга ирешәләр. Әсир төшкәннәрен лагерьларга тапшыралар, артабан Себер шахталарына кадәр озатып баралар. Җиңү язын Латвия территориясендә шундый катлаулы хезмәт шартларында каршылый Рифгать ага. Артабан биредә хезмәтен дәвам итә. Әсир фашист солдатларын, коллаборционистларны саклап йөртү, лагерьларга озата барулар хәтерендә аеруча уелып калган. Артабан әсирләрне Германиягә өйләренә яки судка озату да насыйп була, азат ителгәннәрен туган якларына кайтаруга өлеш кертә. 1949 елда бер эшелон әсир солдатларны Франкфрут шәһәренә озатып баралар. Контроль пунктта шулардан сигезен Германиягә кертмиләр – болары ерткычлыклары белән бөтен дөнья халкын нәфрәтләндергән “СС”
частьләре хезмәткәрләре булып чыга. Аларны кире Латвиягә кайтарып, җәза срокларын артабан үтәтер өчен лагерьга тапшыралар. Шушы 1949 елда – йортыннан чыгып китүгә биш ел дигәндә ут-сулар кичкән яугир, икенче төркем инвалиды Рифгать Баянов демобилизацияләнеп туган авылына әйләнеп кайта.
( Бу хакта тулы материалны "Игенче" гәзитенең чираттагы санында укырсыз.)