Агымдагы елның 15 апрелендә шагыйрә Резеда Флүр кызы Шакирова үзе белем алган Иске Калмаш урта мәктәбенә очрашуга кече яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен язылган "Шук буран" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгының исем туена, ягъни яңа гына Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында дөнья күргән китабы белән таныштыру чарасына кайтты.
1 - 4 нче сыйныф укучылары бу көнне бик көтеп алдылар. Алар шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Карандашлар” әкият - шигыре буенча курчак театры күрсәттеләр. Аларны бу күңелле чарага башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Диларә Фәнил кызы Хәсәнова әзерләде.
Чараны бик оста итеп генерал Шәйморатов исемендәге 6 нчы «а» сыйныф укучылары Ризана Кудашева һәм Аяз Макулов алып бардылар. Сценарийны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйфә Әмирҗан кызы Макулова төзеде.
Ә инде Резеда Флүр кызының үзен күрү, ягымлы тавышын ишетү укучылар өчен аеруча кадерле булды. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды, теләкләрен җиткерде. Шагыйрә балаларны күпкырлы итеп тәрбияләү өчен кирәк булган әһәмиятле үзенчәлекләрне халык авыз иҗатында күреп, аның иң кыска жанры булган табышмаклар сәхифәсеннән җанлы итеп уен-дәрес тә оештырды. Мәктәп китапханәсенә, татар теле һәм әдәбияты кабинетына китаплар, ә укучыларга инша, диктантларны гел “биш”ле билгеләренә генә яздыра торган авторучкалар бүләк итте.
Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитендә укый аласыз.
Рәйфә Макулова,
Иске Калмаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.