ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 апрель 2025, 10:00

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп

14-15 апрель көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә «Һәм барысы да шул яз турында...” дигән баш астында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенең 80 еллыгына багышланган район патриотик яшь башкаручылар конкурсы үткәрелде. 

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләпВатанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
 
Чараның максаты – ватанпәрвәрлек, бурыч хисе тәрбияләү, гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, ветераннарның батырлыкларына хөрмәт күрсәтү, дошманны җиңгән халыкның батырлыгы һәм фидакарьлеге мисалларында буыннар бәйләнешен саклап калу. Фестивальдә катнашучылар «Хореография сәнгате» һәм «Театр иҗаты» номинацияләрендә ярыштылар.
Конкурста районның 10 гомуми белем бирү мәктәпләреннән  иҗат коллективы һәм “Миләшкәй”, “Шатлык”, “Кояшкай”, “Әкият”, Юмаш авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр коллективлары катнашты. Барысы да бик яхшы чыгыш ясады һәм тамашачыларга яраткан хәрби биюләрнең һәм театр куелышларының характерын һәм мәгънәсен җиткерә алдылар. Компетентлы жюри барлык конкурсантларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. 
Конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез!
 
Ләйсән Әхмәдиева, өстәмә белем бирү педагогы,
Айгөл Гаскәрова, педагог-оештыручы.
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас