

елларның һәм аннан соңгы чорның соңгы бөтен авырлык-михнәтләрен күтәргән якташларыбызны гомер бәйрәмнәре белән котлау аеруча күңелле һәм мәртәбәле. Бу көннәрдә районыбызның кабатланмас күркәм табигатьле Яңа Почкак авылында игелекле гомер кичергән хөрмәтле өлкәннәрнең берсе – Нурсәгадәт Нургали кызы Габделнәфыйкова бик сирәкләр бәхетенә генә тия торган мәртәбәле гомер бәйрәмен – 100 яшьлек юбилеен билгели. Аның бер гасырлык гомер юлы районыбыз, илебез тарихы белән аерылгысыз бәйле. Барлык чордашларыныкы кебек, гомеренең иң бәхетле, ваемсыз булачак үсмер һм яшьлек чорын сугыш сөреме каплый. Нурсәгадәт Нургали кызы 1025 елның 21 апрелендә Митрә-Әюп авылында дөньяга килә. Ул кечкенә чакта әнисе вафат була. Нурсәгадәтне карт әтисе Хафиз Сәлихов Иске Почкак авылына алып китә. Кыз шушы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Ул бик иртә – 12 яшеннән үк шушы авылдагы “Ташъелга” колхозында эш башлый. 15 яше тулгач, Котый (хәзерге Уйбулат) авылында урнашкан май заводына хезмәтен дәвам итә. 1941 елда илебезгә дошман басып кергәч, аның әтисе һәм ике абыйсы фронтка китә һәм өчесе дә ил азатлыгы өчен барган алышларда һәлак була. 1943 елда язмыш аны сугышта яраланып, 1 төркем инвалид булып кайткан яугир Хөрмәтулла Фәтхетдин улы Габделнәфыйков белән очраштырып кавыштыра. Якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм калып, тәнендә бик күп корыч ярчыклар йөртсә дә, рухы нык, фронтта җәрәхәтләнгән куллары нинди эшкә тотынса, шуны коеп куя торган уңган, булдыклы хәләле белән аның вафатына кадәр күпләр көнләшерлек 45 еллык күркәм, парлы гомер юлы үтә Нурсәгадәт Нургали кызы. Икесе дә авылдагы хуҗалыкта хезмәт сала. 1983 елда хаклы ялга туктаганчы, илле елга якын колхозда төрле эшләр башкара ул. Үзе дә кечкенәдән ятимлек ачысын татып үскән кыз һич авырсынмый хәләленең туганы Светлананы кечкенә чагыннан ук җылы кочагына сыендыра, алар аңа бар күңел назын һәм яхшы тәрбия биреп үстерәләр. Һәм бүгенге юбилеен да нәкъменә кызлары Светлана һәм оныгы хәстәрләгендә, кадер-хөрмәтендә каршы алуы һич очраклы түгел Нурсәгадәт Нургали кызының. “Алар мине шул кадәр кадерләп, өф итеп яратып үстерделәр, – дип җылылык белән сөйли ул безгә. – Әткәй шул кадәр уңган иде, аның шырпы кабы белән үлчәп, тип-тигез итеп койган коймаларын, печән чапканын күреп, син болай гына күрмим дип әйтәсеңдер, күрәсеңдер ул, диләр иде. Печәнгә-утынга барганда мине гел бәләкәй арбага куыш ясап, утыртып алып баралар иде, – дип балачагының кадерле хәтирәләре белән уртаклаша Светлана ханым. – Үсеп җиткәч, Уфада урнаштым, эшләдем. Хәзер әнкәйне карарга кайттым. Алар мине яхшы итеп тәрбияләде бит, хәзер мин аны карыйм. Кызым да Уфадан кайтып, миңа ярдәм итә”. Бар гомерен гомерен тырыш хезмәттә, игелекле эшләр белән үткәргән өлкән райондашыбызның, шөкер, картлыгы бик бәхетле. Күркәм, матур, якты өйдә, үз аяклары белән үзенең хөрмәтенә мул итеп әзерләнгән сый-хөрмәтле табын янына чыгып, каршы алды ул аны бер гасырлык юбилее белән котларга килгән хөрмәтле кунакларны. Истәлекле гомер бәйрәме белән аны муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкәт кызы Гарифуллина һәм Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тәбрикләде. Фаил Әхнәф улы муниципаль район хакимияте башлыгы, ил һәм республика башлыкларының котлауларын һәм бүләк белән бергә чәчкәләр тапшырып, иң ихлас котлауларын һәм күңел түренә үтәрлек шигырь юлларын җиткерде. Артабан юбилярны Илсөяр Фәүкәт кызы котлаганнан соң мәдәният хезмәткәрләре дәртле җыр аша тәбрикләүләрен җиткерделәр. Нурсәгадәт Нургали кызы һәм якыннары аны шулай хөрмәтләгәннәренә бик тә рәхмәтле булуларын белдерделәр.